Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ватанпәрвәрлек кайдан башлана?

Шушы көннәрдә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Биредә алар төбәк тарихына багышланган "Души связующая нить" дип аталган экспозиция белән таныштылар. Балалар 1929 елның 1 октябрендә ачылган, шәһәребез горурлыгы булган Туган якны өйрәнү музее тарихын, эшчәнлеген үз күзләре белән күрделәр. Экскурсовод Любовь апалары Дёкина исә...

Шушы көннәрдә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Биредә алар төбәк тарихына багышланган "Души связующая нить" дип аталган экспозиция белән таныштылар.
Балалар 1929 елның 1 октябрендә ачылган, шәһәребез горурлыгы булган Туган якны өйрәнү музее тарихын, эшчәнлеген үз күзләре белән күрделәр. Экскурсовод Любовь апалары Дёкина исә тарихи документлар, бай этнографик материаллар, бездә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре турында тәфсилләп сөйләде. Шулай итеп, бирегә килгән балалар үзләре өчен бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Һәм тагын да музейга килергә теләк белдерделәр. Анысында инде алар шәһәр һәм районыбыздан чыккан герой-якташларыбыз белән танышачак.
Елена АРЧИБАСОВА,
социаль педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса