Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ут бар нәрсәне юк итәргә сәләтле

Ут телләре һәр нәрсәне ялмап алырга, юк итәргә сәләтле. Хәтта автомобильне дә. Һәм бу сирәк күренеш түгел. Автомашинага ут кабу - бик куркыныч нәрсә, монда куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп эш итү кирәк.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Машинада янгын чыгу квартирда, яисә кайсыдыр башка бинада ут чыгудан да куркынычрак санала. Кечкенә мәйданлы ябык пространство, өстәвенә, куркыныч мизгелдә ишекләрнең ачылмаслык булып ябылып калуы да ихтимал.
Башта машинаның кай җирендә һәм ни өчен ут чыгуы ихтимал икәнен карыйк әле. Күп очракта бензин килә торган көпшә ярылу сәбәпле, беренче ялкын телләре автомобильнең капот астында пәйда була; карбюраторда, яисә газ баллонында да булуы бар. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, юл-транспорт вакыйгалары вакытында машиналарга сирәк очракта гына ут каба. Ә менә салонда ут чыгу еш күзәтелә. Сәбәбе - сүндерми генә тәрәзәдән томырган тәмәке төпчегенең һава белән суырылып кире керүе. Электр җиһазларына игътибарсыз карау, торба үткәргечләрнең яхшылап беркетелмәве дә - ут чыгуга китерә торган күренешләр.
Машинага ут капса, ни эшләргә? Иң беренче эш итеп, бара торган машинаны туктатыгыз, двигательне сүндерегез, тормозга куегыз һәм тәгәрмәчләрне кул тормозы белән блокировка ясагыз. Аннары тиз генә коткару хезмәтен - янгын сүндерүчеләрне, ашыгыч медицина һәм техник ярдәм күрсәтүчеләрне чакырыгыз. Истә тотыгыз, машинада ут афәте килеп туа икән, бензин агып чыгуга һичничек тә юл куярга ярамый. Контактларны өзегез, ачкычны тартып алыгыз. Автомобильдә янгын куркынычсызлыгын саклауның төп кагыйдәсе шул, ут сүндерү җайланмасы булырга тиеш. Ул булмаса, ут чыганагын сүндерү өчен ком, туфрак, япма, кием-салымны файдаланырга була. Пакетка су салып, бар көчкә ялкын чолгап алган урынга ыргыту да нәтиҗәле чара булып тора. Шулай да иң яхшысы - машинада күбекле, яисә порошоклы ут сүндерү җайланмасы тоту.
Ут карбюраторда чыккан икән, моторны бар куәткә әйләндерү аны сүндерергә ярдәм итәр. Ә инде ут чыганагы бензин багы урнашкан арткы якта икән, котылуның бердәнбер юлы - тиз генә мөмкин кадәр ераграк арага йөгереп китәргә тырышу.
Салонда янгын чыгу аеруча куркыныч хәл, чөнки ут анда тиз тарала. 3 - 5 минут эчендә инде ул салон эчен тулысынча чолгап алырга мөмкин. Бар
нәрсәгә ут капкач, 10 - 20 минут дәвамында ул утырып яна.
Ут-күз афәтеннән саклану чаралары күрим дигән кешенең машинасында медикаментлары белән аптечкасы, ут сүндерү җайланмасы һәм синтетик булмаган тукымадан берәр япмасы булырга тиеш. Ә янгынның беренче билгеләре салонга бензин исе, яисә янган резин исе тулу, капот астыннан төтен чыга башлау булырга мөмкин. Исән-имин йөрегез, үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса