Уракта вак-төяк юк
Бөгелмәдә быелгы уңышны җыеп алу эшләре вакытында килеп туа торган мәсьәләләрне тиз арада уңай якка чишүдә ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб эшли.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Үстерелгән уңышны оешкан төстә, оптималь срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алырга - муниципаль район башлыгы карары белән оештырылган бу штаб менә шул бурычны хәл итәргә булышачак. "2012 елда Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында бөртеклеләрне, бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу һәм урып-җыюдан соңгы эшләр комплексын башкаруны, мал азыгы әзерләүне оештыру чаралары турында" дип атала торган карар нигезендә, штабның җирле үзидарә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләреннән торган 16 кешелек составы расланды. Штаб рәисе итеп Илдус Касыймов, урынбасары итеп Фәнис Мөхәммәтов билгеләнделәр.
Карар нигезендә, шулай ук составында җәмәгатьчелек, ветераннар советы, күмәк мәгълүмат чаралары, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре булган контроль төркеме дә булдырылды, ә хуҗалыкларга җаваплы затлар билгеләнде.
Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быел 46,1 мең гектарда бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны җыеп алу бурычы тора. Шуларның 5,5 мең гектарын - уҗым, 25,6 меңен - бөртекле сабан культуралары, 14,9 мең гектар мәйданын техник культуралар били.
Бүгенге көндә иң мөһиме - урып-җыюны мөмкин кадәр тиз арада югалтуларсыз башкарып чыгарлык итеп, көчләрне дөрес бүлгәләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа