Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Үлем ярымфабрикатлары

Дезоморфин бүгенге көндә ил буйлап киң таралыш алган. Ул яңа төр наркотик булып исәпләнә. Аның куркыныч ягын күз алдына китерү авыр түгел. Әлеге матдә бик тиз арада кешенең үлеменә китерә. Наркотик кулланучының организмында бер айдан ук үзгәрешләр башлана.


Е.ЧЕРКИНА.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

...Яңгырдан качып, аптекага кердем. Касса янында ябык кына бер егет басып тора. Бер аягы тезеннән юк, култык таякларына таянган. "Миңа өч кап авыртуны баса торган дару бирегезче", - дип сорады һәм акчасын сатучыга сузды. Бу кеше күптәнге танышым иде.
Без аның белән бер ишегалдында үстек. Иптәш кызларымнан аның наркотик матдәләр куллануын ишеткән идем, әлеге күренештән соң бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Аның аяксыз калуы дезоморфин куллану нәтиҗәсе икән. "Крокодил" (халык телендә бу наркотик шундый исем алган) кешене тере килеш "ашый". Кечкенә чактан бирле мин наркотик дигәч, бары тик героинны гына күз алдына китерә идем. Бүгенге көндә бу өлкәдә бик күп үзгәрешләр бар, шулар исәбендә - дезоморфин.
"Крокодил"ның составына авыр металлар керә, ә болар, үз чиратында, организм өчен бик куркыныч. Беренче кулланудан соң ук тукымалар некрозлана, кан тамырлары ялкынсына, нәтиҗәдә, тән тиресе тәңкә белән капланган кебек була һәм куба башлый.
Дезоморфин ясап була торган даруларны һәр даруханәдә сатып алуның мөмкин булуы мине шаккатыра. Даруханәдәге сатучы хатын-кыз сәламәтлек саклау органнары куйган кагыйдәне бозып, бер кешегә өч кап авыртуны баса торган дару бирде. Кагыйдә буенча, бер кулга ике генә кап бирергә мөмкин.
Россиянең кайбер регионнарында җирле хаки-миятләр даруханәләрдә кодеин кергән даруларны бары тик табиб рецепты булганда гына сатарга дигән карар чыгарган. Бу тыю яхшы нәтиҗәләргә китергән: притоннар саны азайган, дезоморфин мәсьәләсе дә бераз җиңеләя төшкән икән. Кодеин кергән дарулар сатуның 40 процентка кимүе халыкны авыртуны баса торган дарулар белән тәэмин итүгә зыян китермәгән.
Бөгелмәдә мондый даруларны ирекле сатуга "SаMоSтоятельные дети" проекты, "Родник" оешмасы, "Форпост" үзәге, Бөгелмә муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитетлары рәисләре катгый төстә каршы чыга.
Мондый карар бездә дә кабул ителер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дезоморфин крокодил