Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Елмаюның сихри көче

Сәламәтлек - күңелле мизгелләр һәм шатлыклар, очрашулараерылулар, күз яшьләре һәм көлүләр чиратлашкан тормыш дигән сүз ул. Бөек немец философы Шопенгауэр: "Сәламәтлек тормыштагы бар нәрсәдән өстен, чынлыкта хәтта сәламәт хәерче авыру корольдән бәхетлерәк", - дигән.

Ольга ПЛЕХАНОВА,
"Ялкын" приюты директоры.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Шул байлыкны сак­лау, табигый мөмкин­лекләрдән файдалану һәм сәламәтлек "запасын" баету максатында, "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны "Сәламәт елмаю" дигән девиз астында уздыралар.

Алар спорт бәйрәм­нәре, сәламәтлек теат­ры чараларын оештыручы һәм үзләре үк актив катнашучы булудан тыш, шәһәр-районда яшәүче гаиләләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау акцияләре дә үткәрәләр.

Шул ук вакытта "Ял­кын"да тәрбия­ләнү­челәр үзләре турында да онытмыйлар: 11 малай һәм кыз - "Губино"да, тагын 7 кеше "Вита"да рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Приютның нәни "ху­җалары" комлыкта кинә­нәләр. Комда уйнау ба­ланың табигый активлыгын үстерү өчен иң нәтиҗәле чара икәнлеге турында әби-бабайлар да истә тотсын иде. "Тылсымчы" яшүсмерләр нә­ниләргә "коры яңгыр" - төсләре җылы төстән салкын төсләргә күчеп бара торган тәртиптә тезелгән атлас тасмалар белән бизәлгән чатыр бүләк иттеләр. Бу "яңгырның" хикмәте шунда: көн дә­вамында шул "яңгыр" астыннан өч-дүрт тапкыр узу балаларның холык-фигыленә йогынты ясый. Җылы төсләрдән салкынга таба узганда артык актив-шуклары тынычлана, киресенчә, салкыннан җылыга таба хәрәкәт иткәндә исә "җебегән"нәр сизелерлек активлаша төшә. Төрле төстәге "тамчылар" пространствода үз-үзеңне тою сәләтен дә үстерә. Шул ук вакытта бу "яңгыр астында" тышкы дөньядан качып торырга да була.

Сенсорлы сукмаклар­дан - эченә төрле нәр­сәләр тутырылган, тышлыгы ныкчам булган капчыклардан ясалган түмгәкләр өстеннән сикереп-атлап йөргәндә балалар педагоглардан елмаюның һәм көлүнең сихри көче турында күп мәгълүматлар беләләр.
Алда әле кояшлы көннәр күп булыр. Әйдәгез, сәламәтлекне ныгыту, ә димәк, төп байлыгыбызны арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса