Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Тынычлык йөгереше” акциясе үтте

19 июнь көнне Бөгелмә аша "Тынычлык йөгереше" дип аталган дуслык, туганлык эстафетасы үтте.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Факелны Лениногорск - Бөгелмә чигендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм җирле бүлеге вәкилләре каршы алды. Эстафетага старт Техника йорты каршында бирелде. Йөгерештә катнашучылар Муса Җәлил урамы буйлап Мәңгелек ут янына йөгереп барып, Баулы шәһәренә юл тоту өчен Ленин урамына борылдылар.
"Тынычлык йөгереше" - халыкара дуслык, бер-береңне аңлау факел эстафетасы. Ул бердәмлеккә өнди, дөньяда тынычлык сакларга чакыра. Анда катнашучылар олимпия стилендә, яхшылык символы - янып торган факелны кулдан кулга тапшыралар. Әзерлек дәрәҗәсе һәм яшь үзенчәлегенә карамастан, һәрбер кеше әлеге йөгерештә чыгыш ясый ала - моның өчен янып торган факелны берничә метр булса да кулда күтәреп бару яки, яхшылыкны чагылдырып, бары тик кулда тотып тору да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса