Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тыныч яшәүгә ни җитә?!

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Бөгелмә муниципаль районы терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында катнашты.

Аның көн тәртибенә бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләләре - террорлык актларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, халык күп була торган урыннарда хокук сагын көчәйтү, шулай ук тиздән республикабыз башкаласында узачак су спорты буенча Дөнья чемпионаты мәсьәләләре кертелгән иде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров дини конфессияләр җитәкчеләренә районда тотрыклылык, тынычлык, үзара хөрмәтне саклауга юнәлтелгән толерантлы, нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Муниципаль район башлыгы бигрәк тә массакүләм мәгълүмат чараларын Исламның тынычлык яратучы дин булуына басым ясарга, нәкъ менә шуңа игътибарны юнәлтергә чакырды.
Утырышта шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Бөгелмә районы мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов катнашты.
Рәфис СӘЙФУЛЛИН.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса