Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Көн дә тукып торыгыз

Мәктәпләрдә укулар төгәлләнә, җәйге каникул җитте. Ә каникул - ул озын бәйрәм кебек, шатлыклы чор. Менә шул бәхетле көннәрдә кайгы җиле килеп какмасын дисәгез, балаларга электр приборлары белән дә, ут белән дә шаярырга ярамаганын, алар белән сак эш итәргә кирәклеген әледән-әле кабатлап тору кирәк.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте
кече инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Гадәттән тыш куркыныч хәл килеп чыккан очракта балаларыгыз үз-үзен ничегрәк тота икән, башта шуны белешегез. Төтенме, ут ялкынымы күренә калса, кичекмәстән ярдәмгә олыларны, күршеләрне чакырырга кирәклеген, 01 телефонына шылтыратып, төгәл адресны әйтергә тиеш икәнен төшендерегез.

Берәр бүлмәдә нәрсәдер яна икән, тәрәзәләрне ачарга да, ватарга да ярамый, күрше бүлмә ишекләрен дә ачык калдырмагыз. Янгын вакытында бүлмәдән, өйдән тиз генә чыгып китү ягын карагыз, кечкенәләргә, картларга, авыруларга булышыгыз. Чыгып котылу өчен иң җайлы булачак юлны сайлагыз, паникага бирелмәгез. Биек йортларда лифтка утырырга киңәш ителми.

Баскычка чыгу юлы ялкын, яисә куе төтен эчендә калган икән, тиз генә ишекне шапылдатып ябыгыз, аңа су сибегез, ярыкларга юеш чүпрәк кыстырыгыз да үзегез, балконга чыгып, ярдәмгә кеше чакырыгыз.

Янып киткән электр приборларын, үткәргечләрне су сибеп сүн­де­­­­рер­гә ярамый. Аларга юеш кул белән дә кагыла күрмәгез!

Төтенле подъездларга, бүлмә­ләргә, лифтка керү бик куркыныч, анда озаграк тору тагын да хәтәррәк. Шуңа да төтенле урыннан тизрәк чыгып китү җаен карагыз. Авыз-борынга юеш чүпрәк кап­лап (андый мөмкинлек булмаса, коры чүпрәк белән булса да томалап), иелеп, хәтта шуышып булса да чыгу кирәк.

Подъезд ишегеннән квартирга төтен керә икән, алда әйткәнчә, аның ярыкларын юеш чүпрәк белән томалап, үзегез балконга чыгып, яисә тәрәзәне ачып, кешеләрне ярдәмгә чакырыгыз. Менә шуларның барысын да балаларга төшендерү, кат-кат кабатлап тору кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балалар янгын