Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тукай елын йомгаклап…

Бөек шагыйрь бу якты дөньяда тулыр-тулмас 27 ел гына яшәгән. Шулай да еллар үткән саен аның иҗаты безгә якыная, кадерлерәк була бара, чөнки ул халкына, безгә - киләчәк буыннарга кыйммәтле мирас калдырган. "Җырлыймын, ләкин җырлавымнан файда бармы халкыма?" - дип борчылган Тукай. 2011 елны Тукай елы дип игълан итү үзе...

Әдилә ДАУТОВА,
12 нче мәктәпнең
7 нче сыйныф укучысы.

Тукай минем күңелемә дә иртә килеп керде. Әнием Акбай турында укыгач, аңа җылы сөт бирәсе килүем, аның "Шүрәле"сеннән курыкканым истән чыкмый.

Мәктәптә шагыйрьнең "Исемдә калганнар"ын укып, ятим-үксез калган Габдулланы кызганып, кызлар белән елашып та алдык әле. Казанга ул чаптар "Пар ат"та килә, ләкин аның үз өе булмый, "Болгар" номерларында көн күрә. Шуңа да карамастан, хәзер шагыйрьнең туктаусыз халык агыла торган йортлары, музейлары бихисап күп.

Вафатына ике атна гына алдан Клячкин хастаханә­сендә язылган һәм "Кояш" газетасында басылган "Уянгач беренче эшем" дигән мәкаләсендә бөек шагыйрь зирәк фикер әйткән. "Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле", - дигән ул. Әйе, Тукай үлемсез, аның иҗат җимешләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.

Тукай елында безнең мәктәптә дә бөек шагыйрь истәлегенә бик күп төрле күркәм чаралар уздырылды: мәктәп китапханәсендә Тукаебызның 125 еллыгына багышлап, "Мәңгелек Тукай" дигән күргәзмә оештырылды, викторина сорауларына җавап эзләгәндә шундагы материаллардан да файдаландык. "Сүнмәс йолдыз" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек, шагыйрь әсәрләрен бик теләп, сәнгатьле итеп укыдык. Рәсем ясарга яратучыларга да үзләренең осталык­ларын күрсәтү җае чыкты: Шүрәле, Су анасы, Акбайларны, рәхәтләнеп, кәгазьгә төшердек, әсәрләрен сәхнәләштереп уйнадык. Шагыйрьнең бала вакытында күргән һәр вакыйганы нәни йөрәге аша кичерә белүенә, үскәч, аларны әсәрләрендә яктырта алуына сокландык. Кечкенәдән күңелгә сеңгән, Ватанга һәм халыкка тирән хөрмәт рухы белән сугарылган, балаларны эш сөяргә, туган телебезне яратырга өндәгән шигырьләрен оныкларыбызга да сөйләрбез.

Тукай елы безнең күңелләрдә, мәктәп елларының матур бер ядкаре булып, мәңге сакланыр. Мондый хатирәләребез күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: габдулла тукай Су анасы Шүрәле