Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Туган телемә горурлык хисе белән

Без, Акбаш, Кодаш, Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицееның бер төркем укучылары, июнь ахырында Болгар тыюлыгында урнашкан җәйге лагерьда ял итеп кайту бәхетенә ирештек.

Палаткалардан торган бу шәһәрчектә республикадан килгән 500дән артык бала алдына, ял итү белән беррәттән, татар телен тирән итеп өйрәнү максаты да куелган иде. Әлеге проектның исеме "Болгар - Туган тел" дип аталуы да юкка түгелдер. үткәрелгән барлык чаралар, үзара аралашу, фикерләрне дөрес итеп әйтеп бирү - бөтенесе дә саф татар телендә барды. Бу лагерьда булган көннәремне сагынып сөйләрмен әле, чөнки яңа дуслар табу белән беррәттән, мин биредә татар теленең матурлыгына, татар халкының рухи байлыгына тагын бер кат инандым. Татарча сөйләм телемне тагын да үстерергә кирәк дигән фикергә килеп кайттым.
Шушындый матур һәм файдалы мизгелләр бүләк иткәннәре өчен яраткан газетабыз аша Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсенә, үзебезне татар теленнән укыткан укытучыларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Илвина ҖӘЛӘева,
Акбаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса