Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тотрыклылык саклаганда гына була

2012 ел - Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиология хезмәте өчен аеруча истәлекле ел.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.


Нәкъ 90 ел элек, 1922 елның 18 сентябрендә, Халык Комиссарлары Советы тарафыннан "Республиканың санитар органнары турында"гы Декрет кабул ителә. Шушы гомер дәвамында бу хезмәт реформалаштыру, үзгәртеп кору, оптимальләштерү кебек байтак үзгәрешләр кичерсә дә, оештыру һәм үсеш чорының бар кыенлыкларын җиңеп, күп тапкырлар үзенең дәүләт, кешелек өчен мөһимлеген, кирәклеген эше белән дәлилләде. Бүгенге көндә ул федераль орган статусында халык сәламәтлеге сагында тора.

18 сентябрь көнне "Роспотребнадзор" идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хезмәткәрләре тантаналы шартларда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бөгелмәләрне юбилейлары белән тәбрикләргә Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсеннән дә кунаклар килгән иде. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова, тантанада катнашып, бер төркем белгечләргә муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды һәм халык сәламәтлеге сагында торучыларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннары Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаның Котлау хаты укылды.

Шәһәр һәм районның баш санитар табибы Марат Рәхимов үз кул астында эшләүче эшче-белгечләрне бәйрәм белән котлап, аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык теләде. Ул үзенең чыгышында А.Гафиятуллина, Е.Гайдай, А.Карпова, Э.Харисова, Н.Федотова кебек озак еллар намуслы хезмәт куйган санитар табиблар һәм эпидемиологларның исемнәрен атады. "Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, халык сәламәтлеге үзеннән-үзе генә барлыкка килми, моңа безнең хезмәткәрләрнең һәр көнне җентекле эшләве, коллективның бердәм булып, үз хезмәтенә намуслы карашы нәтиҗәсендә ирешелә, - диде Марат Рәхимов. - Һәрвакыттагыча, бүген дә безнең төп бурыч - әйләнә-тирәнең экологик торышын, азык продуктларының сыйфатын, эчә торган суыбызның чисталыгын күзәтү һәм һәрдаим контрольдә тоту".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса