Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Тән һәм рух сәламәтлеге илә

Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мөселманнар диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов һәм башка кунаклар катнашында тән һәм рух сәламәтлегенә илтүче ике вакыйга булып узды. Татарстанның һәм күрше Башкортостан республикасының Октябрьский районыннан барлыгы 16 мәхәллә командасы арасында шәһәр...

Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мөселманнар диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов һәм башка кунаклар катнашында тән һәм рух сәламәтлегенә илтүче ике вакыйга булып узды. Татарстанның һәм күрше Башкортостан республикасының Октябрьский районыннан барлыгы 16 мәхәллә командасы арасында шәһәр башлыгы Кубогына футбол буенча чемпионат үткәрелде. Шулай ук шәһәрнең Подлесный бистәсендә яңа төзелеп сафка баскан мәчет рәсми рәвештә ачылды.

Мөселман уенчылары арасында футбол чемпионаты Татарстанда өченче тапкыр үтә инде. Беренче ярышлар Алабугада узган. Ул вакытта Чемпион исеме алган Мамадыш командасы Казан шәһәрендә узган икенче ярышлар вакытында җиңелүгә дучар булган.

- Ара ерак булуга карамастан, быел Бөгелмәгә ныклы әзерлек белән килдек, - диде Мамадыш шәһәре командасы спортчысы Талип Миңнегалиев.

Аның белән уен башланыр алдыннан әңгәмә корып алдык. Иң яраткан хәдисеңне әйтче, дигәч, ул болай дип җавап бирде:

- Хәдисләрнең барысын да яратам. Ә менә һәрвакыт тел очында йөри торганы: "Хәләлне эзләп табу һәр мөселман өчен вәҗиб", - диде. /Талыйп Миңнегалиев белән, шулай ук күрше Баулы шәһәреннән килгән футболчы Денис Мөхәммәдиев белән тулы әңгәмәне газета сайтыннан укый аласыз/.

Кешелек һәрдаим камиллеккә - матди һәм рухи байлыкка, физик һәм ихтыяри ныклыкка, җан һәм тән сәламәтлегенә омтылып яши. Шушы юлда исә мөстәкыйль рәвештә хәләлне эзләп таба белү һәркемнең дә кулыннан килми. Кешегә ярдәмгә Аллаһ сүзе килә. Илаһи көчнең асылын аңлату урыны булган тагын бер Аллаһ йорты ачылды Бөгелмәдә. Гәрчә Подлесный бистәсендәге мәчет инде ел башыннан ук җәмәгать намазларын үткәрсә дә, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре оештырса да, рәсми рәвештә мөфти катнашындагы ачылу тантанасы нәкъ менә хәзер насыйп булды.

Бәйрәм бүләксез булмый. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров мәчеткә шамаил бүләк итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә яңа мәчетнең имамы Гомәр хәзрәткә чапан тапшырды. Бөгелмә районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов искәрткәнчә, әлеге мәчетне төзүдә өч шәһәр башлыгының шәхси өлеше кергән:

- Наил Мәһдиев вакытында урын бирелде, Илдус Касыймов вакытында төзелде һәм Линар Закиров идарәсе чорында, эчке ремонтлау эшләре төгәлләнеп, мәчетебез ачылды, - диде имам-мөхтәсиб.

Аллаһ йортын төзүдә катнашкан химаячеләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында яңа мәчетнең имамы Гомәр хәзрәтнең туганнары да бар иде.

- Тумышыбыз белән дә, яшәү урыныбыз белән дә гел башка районнан булсак та, мәчет төзелгәндә куелган һәр кирпече, кадакланган һәр кадагы өчен борчылып та, сөенеп тә тордык, - дип сөйли Гомәр хәзрәтнең энесе Госман абый. - Без тугыз бертуган, шуларның дүртесе, иншаллаһ, бүгенге бәйрәмдә катнашабыз.

Мәчет ачылу хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, җәмәгать намазы укылды. Шул рәвешле җан ризыгы алгач, кунаклар һәм мәхәллә кешеләре казанда пешкән пылау белән сыйланды.

Мондый сый спортчылар өчен футбол кырында да әзерләнгән иде. Кичкә кадәр дәвам иткән уеннар тәмамланганнан соң җиңүчеләр дә билгеле булды. I урынны Бөгелмә командасы - Бәдр мәчете спортчылары алды, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Кубогы үзебезнең җирлектә калды. II урын кубогы исә күрше Башкортстан республикасына - Октябрьскийга озытылды. Ә III урынны әлмәтлеләр яулады.

Тән һәм рух сәламәтлеген бертигез кайгыртып тормыш итәргә язсын.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Мәчет ачылу тантанасыннан видео һәм фоторепортажны, мөфти вәгазенең аудиоязмасын, шулай ук мәкаләнең тулы вариантын сез сайттан таба аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса