Мәктәп укучылары, студентлар өчен янә иң җаваплы чор килеп җитте - яңа уку елы башланды. Димәк, җәйге ялларда булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр искә төшереп, нәтиҗәләр ясый башласак та була.
Хәзер мин сезгә "Бер җәй эчендә өч мәктәп узып булу мөмкинме?" дигән сорауга җавап бирергә тырышырмын, ә төгәлрәк әйтсәк, җәемнең...
Мәктәп укучылары, студентлар өчен янә иң җаваплы чор килеп җитте - яңа уку елы башланды. Димәк, җәйге ялларда булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр искә төшереп, нәтиҗәләр ясый башласак та була.
Хәзер мин сезгә "Бер җәй эчендә өч мәктәп узып булу мөмкинме?" дигән сорауга җавап бирергә тырышырмын, ә төгәлрәк әйтсәк, җәемнең күңелле хатирәләренә бергәләп күз салыйк әле.
I. "Алтын каләм" иле - бәхет иле!
"Алтын каләм" ("Золотое перо - 2014" - XIX Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале, ягъни "Алтын каләм" - яшь журналистлар фестивале. Әгәр дә син булачак журналист, яисә шул өлкәдә үзеңне сынап карыйсың килә икән, бу нәкъ менә сиңа кирәк урын инде.
Фестиваль үзенең 19 яшен ничек уздырганлыгы турында кыскача мәгълүмат биреп китәм.
Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан "Волга" яшьләр үзәге 17 - 21 июнь көннәрендә 114 катнашучы, 13 куратор, 20дән артык оештыручыны кабул итте. Катнашучылар үз юлламалары буенча 6 берләшмәгә бүленде: "Алтын каләм" (татар матбугаты), "Золотое перо" (рус матбугаты), фотоберләшмә, телеберләшмә, радиоберләшмә һәм PR-берләшмә.
Нинди генә кеше булмасын, яңа коллективка, урынга җайлашу җиңел түгел. Ләкин биредә барысы да киресенчә. Үзеннән-үзе агымга кушылганыңны сизми дә каласың икән. Һәр көннең үз темасы булды. Мәсәлән, "ТРда яшьләр дәүләт сәясәте", "Интернет - яшьләр мохите һәм үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге", "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү - экстремизмны булдырмауның нәтиҗәле чарасы" һ.б. Һәр тема буенча очрашулар, мастер-класслар уздырылды. Чараларның һәммәсе дә журналистикага кагылышлы иде. Килгән һәрбер кунак үзенең бу өлкәдә ясаган беренче адымнарыннан алып, бүгенгесе көнгә хәтле сөйләп бирде дисәм дә була. Сөйләп кенә дә түгел, фикер йөртергә, дөрес итеп мәгълүмат җыярга, сорау бирергә, оператив, коммуникатив булырга өйрәттеләр һәм журналист өчен файдалы киңәшләр бирделәр. Сөйләүчеләрне тыңламыйча мөмкин түгел иде. Каләм осталары булсалар да, үзләрен өстен тотмадылар, каләмчеләр белән бер рәттә булып, очрашу уздырдылар. Гомумән әйткәндә, без үзебезне алар белән "коллегалар" сыман тоттык. Бу, беренче чиратта, безнең өчен бик яхшы һәм файдалы булды.
Ә кемнәр соң ул сөйләүчеләр дисезме? Бик мөхтәрәм һәм олуг кешеләр: Римма Ратникова (ТР Журналистлар берлеге рәисе, "Алтын каләм" фестивален тудыручы), Надежда Тарасова (РФ Дәүләт Думасы депутаты), Андрей Кондратьев, Артур Мусин (Geometria.RU порталы вәкиле), Роберт Миңнуллин, Лия Заһидуллина, Йолдыз Миңнуллина ("Ялкын" журналының баш мөхәррире), Светлана Шәйхетдинова (К(П)ФУның журналистика кафедрасы мөдире), Дмитрий Туманов ("Созвездие -Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры), Миләүшә Айтуганова ("ТНВ" каналының генераль продюсеры) һ.б.
Бу таныклы шәхесләрнең чыгышларыннан берничә канатлы фраза китерәм:
1. "Журналистны ишектән чыгарсалар, ул тәрәзәдән керергә тиеш..." (Римма Ратникова).
2. "...Журналистика - хис түгел. Журналистикада төгәллек кирәк" ("Алтын ка-ләм" кураторы Линар Закиров).
3. "Объективка кергән әйбер субъек-тивка әверелә" (Дмитрий Туманов).
4. "Сәбәпләр агачы" төзү - журналистикада да, тормышта да кулланырлык кызык анализлау чарасы" (мәдәни һәм спорт программалары өчен җаваплы Максим Орлов).
5. "Аудиториягә таяну - журналистның якоре..." (Миләүшә Айтуганова).
6. "Татарларга һәр җирдә икеләтә авыррак, ләкин алар шуңа да тырышрак, эшчәнрәк була. Максатыңа ирешә алмасаң, гарьләнергә түгел, ачуыңнан тагын да яхшырак эшли башларга кирәк" (Роберт Миңнуллин).
"Алтын каләм"дә очрашулар гына булган дисәгез, бик ялгышасыз. Алардан тыш берләшмәләр белән эшләү, Максим Орлов оештырган мавыктыргыч тематик кичке чаралар, Казан шәһәрендә урнашкан "IT-парк" югары технологияләр технопаркына, Татарстан Респуб-ликасы журналистика музеена экскурсияләр, Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәяхәт булды.
Бик тыгыз график, йокысыз төннәр, шәхесләр белән очрашулар, белемнәрне күтәрү, дуслар табу, тәҗрибә туплау... Беренче тапкыр булуыма карамастан, әйтә алам:
"Алтын каләм"дә булу - минем өчен чиксез зур бәхет!
Эльвина МИНГАЛИМОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы.
Автор фотосы.