Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тимер юлларда – балалар

15 мартта Куйбышев тимер юлында "Игътибар - балалар!" дигән акция старт алды. Куйбышев тимер юлы магистраленең Самара, Идел-Кама, Пенза, Башкортстан төбәкләрендә 15 марттан 15 апрельгә кадәр тимер юлларда балаларның иминлеген саклауга юнәлтелгән акция уздырыла. Чара, балигъ булмаганнар арасында имгәнүләргә юл куймау максатыннан, мәктәпләрдәге язгы каникуллар чорына туры китереп оештырыла. Тимер...

 

15 мартта Куйбышев тимер юлында "Игътибар - балалар!" дигән акция старт алды.

Куйбышев тимер юлы магистраленең Самара, Идел-Кама, Пенза, Башкортстан төбәкләрендә 15 марттан 15 апрельгә кадәр тимер юлларда балаларның иминлеген саклауга юнәлтелгән акция уздырыла. Чара, балигъ булмаганнар арасында имгәнүләргә юл куймау максатыннан, мәктәпләрдәге язгы каникуллар чорына туры китереп оештырыла. Тимер юлчылар профилактика эшен ел саен алып баралар. Быел исә алар тимер юлларда балалар өчен гаять куркыныч булуын аңлату өстендә эш алып баруны үтенеп, педагогларга һәм ата-аналарга да мөрәҗәгать итәләр. Рельслар өстендә йөрү, платформалардан сикереп уйнауның бик куркыныч икәнен һәр бала белеп торырга тиеш. Бигрәк тә - колакчыннар киеп, музыка тыңлаганда, яисә телефоннан сөйләшеп, игътибарны читкә юнәлткәндә. "Зацепинг" дигән яңа субкультура - үсмерләрнең вагон араларына басып, яисә вагон түбәләрендә йөрүе тагын бер афәткә әйләнеп бара. Аларның күпчелеге үзләрен нинди куркыныч астына куйганны аңламый да. "Игътибар, балалар!" акциясе барышында тимер юлчылар, полиция хезмәткәрләре белән бергәләп, андый очракларга юл куймау өчен тырышачаклар, егылып имгәнүләр, кысылулар, тапталулар һәм ток сугыулар кебек куркыныч янаганы турында аңлату эшләре алып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса