Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тик имин булсын дип балалар...

Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф органнары белән бергәләп, юлларда балаларның иминлеген саклауга багышланган ункөнлек уздыра. Акция 19 сентябрьдә башланып китте, ул 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм 27-28 сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак "Гомер иминлеге хакына юлларда куркынычсызлык" дип атала торган IV Халыкара конгресс уңаеннан оештырыла. Мондый зур форум ел саен үткәрелә һәм ел...

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИнең пропаганда инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Статистика мәгълүматларына караганда, 2012 елның гыйнвар-август айларында Россиядә балигъ булмаган үсмерләр катнашында 14173 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлеге сан, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5,2 процентка күбрәк. Бу илдәге һәр 11 вакыйганың берсендә балалар катнаша дигән сүз. 655 баланың гомере өзел-гән, 14969ы төрле дәрәҗәдә имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Безнең шәһәрдә 16 очрак булып, 1 бала һәлак булды, 16сы тән җәрәхәтләре алды.

Ил күләмендә уза торган акция кысаларында юлларда балаларның иминлеген саклауга, куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән төрледән-төрле күп чаралар оештырыла. Мәктәпләрдә - ачык дәресләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган олимпиадалар, балалар бакчаларында тематик кичәләр, бәйгеләр, викториналар үтә. Юл хәрәкәтендә катнашучы мөһим категория затлар - әти-әниләр дә игътибардан читтә калмый: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре махсус җыелышларда юл йөрү кагыйдәләрен аларның да исләренә төшерәчәкләр.

Моннан тыш, балалар һәм яшүс-мерләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында, социаль әһәмияткә ия булган башка акцияләр, кампанияләр дә планлаштырыла. "Ялтыра!" ("Засветись!") акциясе, мәсәлән, караңгы вакытта йөрүчеләр өчен киемдә яктылык кайтаргыч ялтыравыклар файдалануны пропагандалауга багышлана. "Балаларга - автокресло!" социаль кампаниясе әти-әниләргә баланы утыртып йөртә торган махсус җайланмаларның никадәр әһәмиятле нәрсә булуын тагын бер кат аңлатуны күздә тота.

Шулай ук юл-патруль хезмәте нарядларының маршрутлары мәгариф оешмалары территорияләренә якын урыннарда аеруча еш булачаклар, ә ЮХИДИнең шәхси составы җәяүле балаларның, мопед һәм скутерларда йөрүче яшүсмерләрнең үз-үзен тотышына, машиналарда куркынычсызлык каешларының
эләктерү-эләктерелмәвенә, балаларны утыртып йөрү җайланмалары бармы-юкмы икәнлеккә бигрәк тә игътибар итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса