Тетрәндерә ул һәйкәлләр
Сүз олы юл буйларындагы юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр турында бара. Ноябрьнең өченче якшәмбесе ел саен бөтен дөньяда Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ инспекторы.
Бу дата, барыннан да элек, юлларда бик тә игътибарлы һәм сак йөрергә кирәклекне искәртә. Һәр яңа көн яңа һәлакәтләр турында хәбәр китереп кенә тора: автоюлларда кемнәрнеңдер гомере киселә, кемнәрдер имгәнә... Агымдагы елда гына да шәһәребездә 26 кеше нәкъ менә юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган. Фаҗигаләрнең күбесен булдырмый калу да мөмкин иде бит: әгәр машина йөртүчеләр тизлекне арттырмаган, исерек килеш руль артына утырмаган, уйлап җиткермичә, алдагы машинаны узам дип ашыкмаган булсалар...
Дөрес, килеп туган хәлне юл начарлыгына, законнарның бик үк камил булмавына да сылтарга була, әмма һәлакәтләрнең төп сәбәбе барыбер "кеше факторы"на барып тоташа. Илдә юл-транспорт вакыйгаларының 80 проценттан артыгы руль артындагыларның белә торып, яисә ялгышып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Игътибарсызлык, җиңел караш, ваемсызлык, үз-үзеңә артык ышанганлык - кемнәрнеңдер шушы сыйфатлары аркасында еш кына бер гаепсез кешеләр каза күрә.
Кешенең һәлак булуы - кайтарып булмаслык зур югалту ул. Ә бу факт артында язмышлары асты-өскә килгән, кайгы-хәсрәткә чумган, газапка дучар ителгән кешеләр күпме тагын!
Быел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү гамәлләрен тормышка ашыруның унъеллык программасына старт бирелде. Илләргә коточкыч зур икътисади һәм демографик зыян килүне киметү максаты белән эшләнә бу. Без бер нәрсәне ачык аңларга тиеш: юллардагы иминлек күп яклап безнең үзебезгә бәйле. Кеше бу проблемага үз карашын үзгәртми торып, бернинди программа да, бернинди закон да җитди ярдәм күрсәтә алмаячак. Аңлы караш һәм тәртип - менә шул чакта Корбаннарны искә алу көнен дә билгеләп үтәсе булмас иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа