Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Татарстанныкын сатып ал!

2015 елның 9 ае эчендә Бөгелмә районында легаль булмаган спиртлы эчемлек эчеп, 27 кеше агуланган, аларның 10сы тормыш белән хушлашкан. Бу турыда 7 октябрь көнне шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Сыйфатсыз алкоголь безнең районга күбесенчә Казакъстаннан керә икән. 2015 елда полиция хезмәткәрләре 6 мең литрдан артык шундый спиртлы эчемлекләрне Татарстан чигендә конфискацияләгән, сатудан алган.
Кибет хуҗалары белән алып барылган сөйләшүдә сыйфатсыз алкогольне сатуга чыгармау, аннан килеп туа торган проблемалар турында киңәшләшеп, нәтиҗә ясадылар. Алга таба "Татарстанныкын сатып ал!" лозунгы спиртлы эчемлекләрне сатуда да урын алырга тиеш дип килештеләр. Бу эш халык сәламәтлеге турында кайгыртып эшләнә.
Статистикага килгәндә, республикада иң күп эчүче районнарга, Казаннан кала, Әлмәт белән Бөгелмә керә. Биредә елына бер кеше башына 240 литр спиртлы эчемлек туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса