Татарстандагы ярминкәләр күчмәгә әйләнә
Республика җитәкчелеге "Татарстан милли сәүдә маркасы" брендын үстерү һәм тышкы базарга республика продукциясен һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү планнары турында видеоконференциядә сүз алып барды. Татарстан продукциясен чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә беләләр. Хәзер исә махсус булдырылган «#Алга Татарстан» проекты ай саен үзебезнең продукцияне башка төбәкләрдә таныту максатын куя. Шул рәвешле,...
Республика җитәкчелеге "Татарстан милли сәүдә маркасы" брендын үстерү һәм тышкы базарга республика продукциясен һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү планнары турында видеоконференциядә сүз алып барды.
Татарстан продукциясен чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә беләләр. Хәзер исә махсус булдырылган «#Алга Татарстан» проекты ай саен үзебезнең продукцияне башка төбәкләрдә таныту максатын куя. Шул рәвешле, эшмәкәрләр республикада җитештерелгән товарларны тәкъдим итеп, башкаларны да сыйфатлы товарлар белән тәэмин итәргә җыена.
-- Татарстан - Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә эре төбәкләрнең берсе. Базар тулыланган саен продукция сату проблемасы да актуаль була бара, - дип билгеләп үтте үз чыгышында "Татарстан милли сәүдә маркасы" оешмасы генераль директоры Илсур Сафиуллин.
Республика халкын сыйфатлы товарлар һәм хезмәт белән «Татарстан милли сәүдә маркасы" үткәреп килүче фестивальләр таныштыра. Брендлар барлыкка килгәннән бирле 300 төрдәге товар тәкъдим ителгән,140 җитештерүче конкурс җиңүчесе дип табылган.
Россия шәһәрләре буйлап күчмә ярминкәләр оештыру инде башланды. Татарстанлылар быел Самара өлкәсенә һәм Удмуртия Республикасына чыгып сату иткән. Ә безнең территориядә исә Белоруссия һәм Удмуртия товарлары белән ярминкәләр бар икән.
-- Әлеге проект киләсе елда бар көчкә эшли башлаячак, -- дип белдерде Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа