Ил-көн сулышы
Татарстанда зур янгын. 40 тан артык хайван янып үлгән
Татарстанда чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган.
Бу хәл Чистайның Үзәк универмагында була.
Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә 19.40 сәгатьтә универмагның сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60 ка...
Татарстанда чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган.
Бу хәл Чистайның Үзәк универмагында була.
Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә 19.40 сәгатьтә универмагның сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60 ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый. Янгын 4.34 сәгатьтә сүндерелә. Барлыгы өч мең квадрат метр мәйданга зыян килә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. Ут төртү дигән фараз да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса