7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә. Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм...
7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә. Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм ризык салынган пакет кына табыла.