Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстан Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били

Соңгы ун ел эчендә республикада халык саны 100 мең кешегә диярлек арткан.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан, узган елдагы кебек үк, Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били. Татарстанстат Facebook социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан федерациянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Башкортстан Республикасы кебек субъектларын узып китә.

Шул ук вакытта, 2010 ел белән чагыштырганда, республикада халык саны 100 мең кешегә диярлек арткан – 3,8 миллионнан 3,9 миллионга җиткән.

«Халык саны турындагы тагын да төгәлрәк мәгълүматларны 2020 елның 1-31 октябрендә узачак җанисәп вакытында беләчәкбез», - дип искәрттеләр Татарстанстатта.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда элегрәк күзәтелгән демографик упкын нәтиҗәсендә үлүчеләр саны туучылар исәбе белән тигезләшүе хакында хәбәр иткән иде инде.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Демография» илкүләм проекты кысаларында кайбер яңа чаралар тәкъдим итте. Аерым алганда, инде беренче бала тугач ук ана капиталы биреләчәк, аның күләме 466,6 мең сумга кадәр артачак. Икенче балага исә аның күләме 616,6 мең сумга кадәр артырга тиеш. Ана капиталының гамәлдә булу вакыты 2026 ел ахырына кадәр озайтылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса