Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстан мәктәпләрендә әхлак дәресләре кертелергә мөмкин

Балтач районы укучылары әхлак ягыннан башка районнардан аерылып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип саный. Ул монда Татарстанның баш казые, Балтач районында яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыевның керткән өлеше зур булуын билгеләп узды. Разил Вәлиев "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем...

Балтач районы укучылары әхлак ягыннан башка районнардан аерылып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип саный. Ул монда Татарстанның баш казые, Балтач районында яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыевның керткән өлеше зур булуын билгеләп узды.

Разил Вәлиев "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы ачылышында катнашты.

"Җәлил хәзрәт Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләре кертте. Балтач районы укучылары әхлак ягыннан башка районнардан аерылып тора. Без, Дәүләт Советы депутатлары да, шул хакта сөйлибез - әхлак дәресләрен башка районнарга да кертү мәслихәт. Бу киләчәктә, һичшиксез, тормышка ашырылырга тиеш", - дип белдерде Разил Вәлиев.

Депутат Җәлил Фазлыевны ике дөньяны кайгыртучы шәхес дип бәяләде. Хәзрәтнең күптән түгел 60 яшьлек юбилее булганын билгеләп үтеп, аның Балтачта ихтирамга лаек кеше булуын белдерде. "Җәлил хәзрәт илаһи, дини дөнья турында да борчыла, халык мәнфәгатьләре белән дә янып яши. Мәктәп, әхлак тәрбиясе турында да уйлый. Әхлак тәрбиясе дибез икән, диннән башка берни эшли алмаячакбыз. Чөнки милләтебез ничәмә-ничә гасырлар буена ислам әхлаклары нигезендә тәрбияләнгән. Әгәр бүтән әхлакка күчәргә телибез икән, димәк, бу милләтебезнең тарихыннан, менталитетыннан, йолаларыннан йөз чөерәбез дигән сүз", - дип белдерде Разил Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса