Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татар телле балалар телеканалы концепциясен төзүче эшче төркем мәгълүм — исемлек

Татарстанда балалар өчен татарча телеканал булдырылачак. Бу хакта узган ел азгында ук мәгълүм булган иде. Хәзергә телеканалның концепциясен булдыра торган эшче төкем төзелгән. Аны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итәбез. Сүз уңаеннан, телеканалны бары интернет киңлекләрендә генә карап булачак. Анда татар телендә тапшырулар, мультфильмнар, әкиятләр күрсәтелер дип көтелә. Телеканал...

Татарстанда балалар өчен татарча телеканал булдырылачак. Бу хакта узган ел азгында ук мәгълүм булган иде. Хәзергә телеканалның концепциясен булдыра торган эшче төкем төзелгән. Аны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итәбез.

Сүз уңаеннан, телеканалны бары интернет киңлекләрендә генә карап булачак. Анда татар телендә тапшырулар, мультфильмнар, әкиятләр күрсәтелер дип көтелә.

Телеканал концепция кабул ителгәннән соң 270 көннән соң тулы көченә эшли башлар дип планлаштырыла.

1.Энгель Фәттахов -Татарстан Премьер-министры урынбасары -республика мәгариф һәм фән министры, эшче төркем рәисе;
2. Илдар Мөхәмәтов - Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары;
3. Гөлназ Исмәгыйлева - ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе;
4. Гүзәл Шәрипова - Татарстан мәдәният министры урынбасары;
5. Рөстәм Гарифуллин - Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары;
6. Фәрит Зәйниев - "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" дәүләт унитар оешмасының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе;
7. Илдар Миргалимов - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары;
8. Рамил Мирзаһитов - КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының белем бирү буенча урынбасары;
9. Леонид Толчинский - КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе;
10. Васил Гарифуллин - КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире;
11. Фирүзә Хәзрәтова - Чаллы дәүләт педагогия институтының педагогика һәм психология кафедрасы доценты;
12. Гөлнара Гарипова - Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры;
13. Анфиса Җәләлова - Казан педагогия көллияте директоры;
14. Искәндәр Гыйләҗев - ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры;
15. Рина Бәдриева - Татарстан Республикасының белем бирүне үстерү институты директоры;
16. Илшат Әминов - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры;
17. Данил Гыйниятов - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары - баш мөхәррир;
18. Рамилә Сәхәбетдинова - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗади берлеге директоры;
19. Тимур Сөләйманов - "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды җитәкчесе;
20. Тәбрис Яруллин - Татар яшьләре форумы җитәкчесе;
21. Данис Шакиров - Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
22. Миләүшә Шәрәпова - Татар милли-автономиясенең федераль аппараты җитәкчесе;
23. Ранис Идрисов - Мәктәптән тыш эш республика үзәге җитәкчесе;
24. Данил Салихов - Татарстан Язучылар берлеге рәисе;
25. Илнар Хидиятов-Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары;
26. Энҗе Мостафина - Арча районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты;
27. Камәрия Хәмидуллина - КФУ каршындагы 2 нче номерлы татар гимназиясе директоры;
28. Рәхимә Арсланова - Казан шәһәре Совет районындагы А. Алиш исемендәге 20 нче номерлы гимназия директоры;
29. Фирдүсә Әюпова - Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназия директоры;
30. Рәзилә Шәймәрданова - Арча районы Шушмабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры;
31. Энҗе Сабирҗанова - Казан шәһәре Совет районының татар телле белем һәм тәрбия бирә торган 166 нчы номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;
32. Галия Хәкимова - Казан шәһәре Яңа Савин районының 145 нче номерлы балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбияче.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса