Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Татар эстрадасында “Үзгәреш җиле” исә

2016 елның ноябрь аенда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" дип атала торган татар җыры фестивале узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Татар эстрадасын яңа баскычка күтәрү идеясе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы. Ул фикер 2015 елның март аенда,...

 

2016 елның ноябрь аенда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" дип атала торган татар җыры фестивале узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татар эстрадасын яңа баскычка күтәрү идеясе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы. Ул фикер 2015 елның март аенда, Хөкүмәт йортында РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Венера Ганиеваның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә яңгыраган иде. "Нәкъ менә минем юбилей көннәрендә мондый сорау күтәрелү миңа бик ошый, - дигән иде ул вакытта "Татар-Информ" мәгълүмати агентлык хәбәрчесенә Венера Ганиева. - Бик күпләрне борчыган сорау инде бу. Ә инде хәзер репертуар, җырлар, башкаручыларны сайлау башланды..."

2015 елның языннан бирле алып барылган эш нәтиҗәсендә, экспертлар әйтүенчә, татар җырларын башкаручы иң яхшы җырчылар сайлап алынды. "Болар - без барыбыз да яраткан җырчылар, - ди Венера Ганиева. - Арада шулай ук әле беренче адымнарын гына ясаучы яшьләр дә, Мәскәүдә яшәүче, "Голос" проектында катнашкан Язилә Мөхәммәтова белән Румия Ниязова да бар".

"Үзгәреш җиле" проектының режиссёр-куючысы Юрий Александров - дөньякүләм танылган шәхес. Ул Татар опера һәм балет театрында берничә спектакль куйган кеше. "Минем белүемчә, 60ка якын аранжировкага заказ бирелгән, - дип сөйли Россиянең иң "кыйммәтле" режиссёр-куючысы "Татар-Информ" хәбәрчесенә биргән интервьюда. - Уйлавымча, 50ләп аранжировка эштә булачак, бу - бик күп, коточкыч күп! Чынлыкта ике спектакльгә тора! Концерттагы 24 номер - операдагы 24 музыкаль номер. Ә операда 18 чыгыш, яисә аннан да кимрәк була".

Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, катнашучыларның һәрберсе, симфоник-джаз оркестрына кушылып, татар телендә ике җыр башкара. Проектта бары тик "тере" тавыш кына яңгыраячак, тавышны компьютерда эшкәртмәүгә төп игътибар һәм басым ясалачак.

Музыкаль җитәкче - Вадим Эйленкриг. Торбада виртуоз уйнавы белән дөнья күләмендә танылган бу яшь музыкантны бэнд-лидер, педагог һәм телевидение тапшырулары алып баручы буларак та беләләр. Казанда аның күп тапкырлар булганы бар һәм бу шәһәрне ул үзенең туган шәһәре дип саный. "Минем оркестрда - һәр кеше йолдыз, - ди ул горурлык хисләре белән. - Искиткеч югары дәрәҗә. Без валторнистларны да, кыллы уен кораллары төркемен дә алдык. Шушы проект белән янам, шушы проект белән яшим".

Фестиваль сәхнәсен бизәү белән театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко шөгыльләнә. Сценограф Россиядә, шул исәптән, Казанда да 150дән артык опера, балет, драма спектакльләре бизәгән. Аның эскизлары буенча татар җырының рухын сиздереп торачак уникаль конструкция эшләнгән инде. "Татар җырында гына була торган лирика, моң һәм ачыклык-сыгылмалылык декорацияләр аркылы да күренәчәк, - ди оста. - Яшьләрне күрсәтәбез. Чәчәк ачылган саен яңа талант килеп чыга кебек".

Барлык катнашучылар белән дә вокал буенча Мәскәүдән чакырылган педагоглар - Ксения һәм Алексей Коробковлар эшли. Июнь аенда беренче репетицияләр узды. Эстрада һәм джаз кафедралары кураторы, легендар "Воскресение" төркеме бәрмә уен коралларында уйнаучы музыкант Алексей Коробков кул астындагыларның барысы да мөстәкыйль профессоналлар дип саный. "Кастинг уздыручыларга да, проектта катнашучыларны сайлап алучыларга да зур рәхмәт. Катнашучыларның һәрберсе сәләтле һәм аңлы яшьләр", - ди ул.

"Заманча гына түгел, ә менә дигән итеп, тирәнтен уйлап эшләнгән проект бу, - ди Казан консерваториясе профессоры, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алиев. - Без яраткан җырлар татар җырларының алтын фондында аларга чын алтын булып балкырга булышачак кайма булып торачак. Асылда, бу проект бик мөһим бурычны хәл итә - чөнки без инде мәдәни багланышлар җебенең өзеләм-өзеләм дип торган чорына килеп җиттек, беркадәр вакыттан соң күп нәрсәләр турында бары тик китаплардан гына укып белү мөмкин булачак".

Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, октябрь аенда да әле проект өстендә эшләү дәвам иттереләчәк, аннары Казанда узганнан соң фестиваль географиясен алыштырачак һәм Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсенә күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса