Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ташландык җирләргә җан өреп…

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ. Автор фотосы. Бүгенге көнне эшмәкәрләр заманы дисәк тә, ялгышмабыз. Кая карама, аларны үстерү, ярдәм итү турында язалар, телевизордан күрсәтеп торалар, бу юнәлештә төрле программалар эшләнә. Шулай да, миңа калса, эшмәкәрләрнең күбесе әле алып-сату, күрәзә итү, дәвалау, хәтта кеше алдалау кебек өлкәләрдә күбрәк тырышалар. Ә менә юллар салу, төзәтү,...

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.


Бүгенге көнне эшмәкәрләр заманы дисәк тә, ялгышмабыз. Кая карама, аларны үстерү, ярдәм итү турында язалар, телевизордан күрсәтеп торалар, бу юнәлештә төрле программалар эшләнә. Шулай да, миңа калса, эшмәкәрләрнең күбесе әле алып-сату, күрәзә итү, дәвалау, хәтта кеше алдалау кебек өлкәләрдә күбрәк тырышалар. Ә менә юллар салу, төзәтү, агач утырту, табигатьне чистарту, экологияне яхшырту һәм аеруча авыл хуҗалыгын үстерү кебек өлкәләрдә эш аксый. Шуларга игътибарны арттырасы иде, җәмәгать, Шунда тормышыбыз да ямьләнер, баерак та булырбыз.Шул уңайдан җирле матбугат битләрендә бу юнәлештә тырышып эшләүчеләрне һәрдаим яктыртып торсак, бу бер дә артык булмастыр.

24 апрель көнне Карабаш бистәсендә яшәүче эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин: "Чәчү эшләрендә ярдәм итмәссеңме?" - дип мөрәҗәгать иткәч, мин бик теләп риза булдым һәм кырда бераз эшләп кайттым. Берочтан анда күргәннәремне фотога төшердем дә, хөрмәтле газета укучылар, сезне дә таныштырырга булдым.

Бик тә кирәкле эшкә алынганнар алар. Ташландык фермаларны төзекләндерә башлаганнар, анда 80 баш ат асрала. Инде ничәмә-ничә еллар кеше кулы тимәгән җирләрдә чәчү эшләре бара.

Рәсемнәрдә: чәчүлек орлык әзерләүдә Александр Дмитриев һәм Илфат Миңнебаев эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса