Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тарифлар арта

Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә - җылылык, салкын, кайнар суга тарифлар артмый, июльгә кадәр узган ел дәрәҗәсендә кала дигәч, халык бераз җиңел сулап куйган иде. Әмма башта декабрь счет-фактуралары килгәч, кеше башын бер катырса, гыйнвар аенда килгәне дә беразга гына булса да тынычландыра алмады.

Ә.ЗАРИПОВА.

Гомумйорт приборлары булгач, анда гомуми кулланылган энергия, су күләме һәм бер квадрат метрга туры килә торган түләү суммасы күрсәтелергә тиеш ич, дип үрсәләнде халык.

Гыйнвар ае өчен түләү кәгазьләрен мин үзем, тагын күпмегә артыр икән дип, куркып көтеп тордым. Арткан, каһәре, тагын арткан ("перерасчет" баганасында салкын һәм кайнар су турысына тагын өстәп язганнар). Мин үзем, мәсәлән, белемем буенча математик булсам да, ул кәгазьне, гомумән, аңлый да, аңлата да алмыйм.

Узган елның 7 декабрь санында Бөгелмә муниципаль районы халкына күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә, ягъни торакны тотуга тарифлар турындагы рәсми хәбәрне укучыларыбызга җиткергән идек инде. Анда, мәсәлән, агымдагы елның 1 июленнән салкын һәм кайнар су, җылылыкны үлчәү өчен куелган гомумйорт исәп-хисап приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга (фатирның гомуми мәйданына карап түләнә) бәяләрнең артмаячагын күрдек. Бүген сезгә фатирларыбызга килә торган салкын һәм кайнар су, җылылык бәясенең 1 июльдән,

1 сентябрьдән күпме торачагы турында рәсми хәбәрне җиткерәбез.

2012 елның 1 июленнән салкын суның 1 куб метры - 27,35 сум (1 сентябрьдә үзгәрешсез кала), җылылыкның - 1440,34 сум/Гкал (1 сентябрьдән - 1500,67 сум/Гкал), кайнар суның 1 куб метры - 107,49 сум, электр энергиясенең 1 кВт.сы - 2,57 сум, газның 1 куб метры исә 4,01 сум (соңгы ике күрсәткечтә 1 сентябрьдән үзгәреш булмый) тәшкил итәчәк.

Искәрмә. 2010 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, муниципаль берәмлекләр тарифлар билгеләү хокукын югалткан. Чөнки бәяләр куйганда төгәлсезлекләр җибәрә торган булганнар икән. Хәзер ул тарифларны ТР дәүләт комитеты билгели. Ә инде лифтны карау, йорт янын җыештыру кебек хезмәтләргә түләүләрне җыелыш вакытында торак йортларда яшәүчеләр үзләре билгеләргә тиеш (сез әле үзегез билгеләп куйдыгызмы?)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: тарифлар арттыру салкын су газ