Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре, үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, 1925 елгы пенсионер әбинең өеннән акча талап качкан хатын-кызны эзли.
Бөгелмә полициясе матбугат хезмәте.
11 март көнне була бу хәл. Көн үзәгендә Ямашев урамындагы йортларның берсендә яшәүче әбинең домофонына шылтыраталар. Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырганга ышанып, әби ханымны квартирга кертә. Ул 88 яшьлек әбигә Җиңү көне уңаеннан почта аша 1 600 сум акча китерәчәкләрен әйтә, шуңа аның исем-фамилиясен язып алырга кирәк, имеш... Сүз арасында "социаль хезмәткәр" әбекәйнең үлемтеккә дип әзерләгән кирәк-яраклары белән кызыксына, җыйган акчасы булса, аны алмаштырырга кирәк булачагын әйтә (янәсе, акча алышыну көтелә).
Әби, соңыннан әйтүенчә, ни өчен алай эшләгәнен дә аңламастан, үлемтеккә әзерләгән запаслары салынган чемоданын тартып чыгара, ә анда, әйберләрдән тыш, 100 мең сум акчасы да була. Акчаны күрүгә, хатын, бер сүз әйтмәстән, тиз генә эләктерә дә чыгып йөгерә.
Җинаятьченең билгеләре: 40 - 45 яшьләр тирәсендә, уртача гәүдәле, буе 165 сантиметр чамасы, кара күзле. өстендә ак куртка, башында ак башлык була.
Хөрмәтле пенсионерлар, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Ышанучан кешеләрне алдар өчен мошенниклар төрле алымнар кулланалар. Иң яхшысы - таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, андыйлар белән әңгәмә дә кормагыз.
Әгәр чит-ят кеше үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра икән, таныклыгын сорагыз, аның турында мәгълүматлар белешегез һәм ул әйткән оешма белән элемтәгә кереп, шундый кешене җибәргәннәрме икәнен сорашыгыз.
Кисәтеп куябыз - бернинди акча алыштыру турында сүз бармый.
Хөрмәтле бөгелмәләр, әлеге хатын-кыз турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә шылтыратыгыз. Телефоннар: 02, 6-95-02 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә). Анонимлык гарантияләнә.