Талантлы яшьләр күп Бөгелмәдә
Үзләренең иң амбициоз бизнес-планнарын тормышка ашырырга теләгән яшьләребез өчен Казан Федераль университетының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә булдырылган "Эшмәкәрләр фабрикасы " ("Фабрика предпринимательства") иң уңышлы проект булып тора. 23 декабрьдә Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты актлар залында фабрика үз эшчәнлегенең алтынчы сезонына йомгак ясады. Проектның финалы импровизацияләнгән...
Үзләренең иң амбициоз бизнес-планнарын тормышка ашырырга теләгән яшьләребез өчен Казан Федераль университетының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә булдырылган "Эшмәкәрләр фабрикасы " ("Фабрика предпринимательства") иң уңышлы проект булып тора.
23 декабрьдә Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты актлар залында фабрика үз эшчәнлегенең алтынчы сезонына йомгак ясады. Проектның финалы импровизацияләнгән "инвестицияләр комиссиясе" рәвешендә үтте. Аңа кадәр конкурсантлар - перспективалы бизнес-иниатива авторларының өч айлык иҗади һәм тырыш хезмәте нәтиҗәләре белән тантанага килгән кунаклар таныша, үз күзләре белән күрә алдылар.
Күптән килгән күркәм традиция буенча университет ректоры Илшат Гафуров республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка әзерлек эшләре алып барылучы яңартылган инфраструктура объектларын күрсәтте.
"Бүген бизнеска физиклар да, химиклар да, шулай ук техниклар да алына, - дип билгеләп үтте Илшат Гафуров. - Бу очракта без алар өчен югары технологик бизнес белән шөгыльләнүгә яхшы нигез булдырабыз. Бездә укып чыккан эшмәкәрләр, нигездә, ялланган хезмәткәр булып эшкә урнашалар, әмма тәҗрибә шуны күрсәтә, эш эзләү урынына алар үзләре үк шушындый югары технологияле эш урыннары булдыра алалар".
Кунакларны институтның актлар залында әлеге тантананың иң мөһим вакыйгасы көтә иде - өч ай дәвамында предприятиеләрен тулы көчкә эшләтә алган иң яхшы бизнес-инициатива авторлары Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, ректор Илшат Гафуров, икътисад министры Артем Здунов, төрле профильле дәүләр органнары вәкилләре алдында үз проектларын якладылар, көндәшлеккә сәләтле булуларын күрсәттеләр. "Сезнең кайберләрегез бүген бизнеста үз көчен беренче тапкыр сынап карады. Сез күтәреп чыккан күп кенә мәсьәләләр, чыннан да, актуаль һәм игътибарга лаек, - диде Р. Миңнеханов. - Сез киләчәккә дөрес юнәлештә карыйсыз, сездә - яңа идеяләр, аларны тормышка ашыруда, җитештерүгә кертүдә без, әлбәттә, булышачакбыз".
Шунысы куанычлы, бу тантаналы чарада тамырлары белән безнең шәһәрдән булган Нурия Зарипова да катнашты. Ул анда үз проектын - татар колориты белән тулыландырылган сәхнә образлары, эшлекле комплектлар, никах өчен югары стиль белән эшләнгән күлмәкләр, киемнәр, урын-җир кирәк-яракларын тәкъдим итте. Яшь эшмәкәр татар милләтенең ерак тарихтагы тамырларын өйрәнгән, боларның барысын да бүген милләттәшләребезгә күрсәтү, алдына куйган зур максатны чынга ашыру максатыннан тирәсенә үз эшенең чын осталарын җыйган.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та дизайнер Нурия Зарипованы зур кызыксыну белән тыңлады (рәсемдә).
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа