Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Табылдыклар бар ла ул...

Танылган археолог, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов бу җәйдә Мөслим районында казу эшләре алып барган икән. Берничә сәгатькә Бөгелмәгә сугылган галим, редакциябездә булып, эшләренең барышы хакында сөйләде, табылдыкларны күрсәтте. Алар белән сезне дә таныштырырга булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

- Иң беренче булып, Мөслим районында алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде, Альберт Әхмәтҗанович.
- Мөслим районы үзәгенә килүгә, иң әүвәл Туган якны өйрәнү музеен карап, ядкарьләрне өйрәнеп чыктым. Әлеге районда тарихка сак, игътибарлы икәннәр: былтыр музейны төзекләндергәннәр, яңартканнар. Бүген дә анда реконструкция эшләре бара. Авыллардагы табылдыклар белән тулыландыргач, заман таләпләренә туры китереп, август аенда аны яңабаштан ачарга исәплиләр. Шуңа күрә хәзер район авылларында ни-нәрсә булганлыгын барлап йөрдем. Ык елгасы ярлары тик тормый, табигать шартлары тәэсирендә ашала, ишелә, җимерелә тора. Елга буендагы Салавыз-Мухан, Иске Чакмак авылларында яшәүчеләр миңа бик борынгы чорга - иртә тимер гасырга караган ядкарьләр алып килде. Алар шактый ук яхшы сакланган, бакыр һәм бронзадан ясалган аеллар иде.
- Ә үзегез кайсы авылларда казу эшләре алып бардыгыз?
- Нигездә, Тамьян авылы янында казу эшләре алып бардык һәм без анда борынгы авыл урынына тап булдык. Тамьян авылыннан ике чакрым читтә, Ык буенда, елга суы җәелгән урыннан бераз калкурак төштә ул урын. Аның янәшәсендә генә диярлек Актүбә дигән кечкенә генә күл бар. Анда бронза чорына караган табылдыклар - чүлмәк, төрле савыт-саба кисәкләре, тимер, сөякләр бик күп чыкты. Биредә халык безнең эрага кадәр 2 мең еллар чамасы элек һәм безнең эраның беренче меңьеллыгы дәверендә яшәгән дигән фикергә килдек. Билгеле, төрле кабиләләр булып, халкы үзгәреп, алышынып торган. Һуннардан соң яшәгән төркиләргә, маҗарларга, башка кабилә-ыруларга караган материаллар да бар. Аннан соң Алтын Урда чорына, мәсәлән, Чиялек дигән күчмәннәр культурасына караган ядкарьләр дә бераз очрады. Әлеге табылдыкларны тулысынча өйрәнеп беткәч, җирле музейга тапшырачакбыз. Тамьян авылы янәшәсендәге Ык буенда бәрәңге бакчаларында Алтын Урда чорына, XIV - XVI гасырларга - Казан ханлыгы чорына караган тарихи яктан бик кыйммәтле ядкарьләр дә табылды. Тамьянда XIV - XVI гасырларга караган кабер ташлары да сакланган.
- Тагын кайсы җирләрдә булдыгыз?
- Мөслим районы белән Минзәлә районы чигендәге Маҗын дигән авыл янында да бик борынгы авыл урыны барлыгы ачыкланды. Ул бүгенге көндә ярты метр чамасы ком астында калган. Җирле халык хуҗалык эшләре өчен шуннан ком алганга, хәзер әлеге тарихи объект җимерелеп тә килә. Мондый хәлгә юл куймас өчен җирле хакимият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итмәкче булам. Җир астында калган авыл урынында шактый кызыклы әйберләр табылган һәм җирле музейга куелган булган. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда музейдагы экспонатларны таратып бетергәннәр.
Аннан соң Урыс Шуганы, Олы Чакмак авыллары янында да борынгы кешеләр яшәгән торак урыннары бар. Әмәкәй, Карамалы тарафларында да шундый урыннар барлыгын күрдем. Заманында археологлар табып, барлап куйган торак урыннары, әйтик, Мәлләтамак авылы янындагы ядкарьләр хәзер җимерелгән. Анда нефтьүткәргеч, газүткәргечләр салынган. Шул урыннардан ерак та түгел, Ык, Мәллә елгалары буенда шактый гына башка торак урыннары да табылды. Болары - бронза, иртә урта гасырлар, Болгар, Алтын Урда чорына карый торганнар. Мәлләтамакның үзендә, елганың ике як ярында да борынгы торак урыннары барлыгы ачыкланды. Мәлләтамак белән Игенче авылларының урта бер төшендәге Акъярда да борынгы кешеләр яшәгән урыннарга тап булдык.
Совет чорында Катмыш авылы янында зур терлекчелек комплексы төзегәннәр. "Шул вакытта байтак кына борынгы кабер ташларын җимереп, нигезгә салдылар", - диделәр белгән кешеләр. Шулай да җирле халыкның ярдәме белән без анда сакланып калган тугыз кабер ташы табуга ирештек. Тугаш авылы янында ике зиратта булдык. Берсе - шактый борынгы зират. Анда бер төрбә, дүрт борынгы кабер ташы бар. Туйгелде авылындагы иске зиратта исә 26 борынгы кабер ташын барладык. Кабер ташларында шактый күп мәгълүмат сакланган була: анда кем күмелгән, ул нәрсә белән шөгыльләнгән, туганнары, күрше-күләне кемнәр булган һ.б. Ә гомумән әйткәндә, Мөслим ягындагы кабер ташлары ныклап, яхшылап өйрәнелмәгән әле. Язмаларын укып була торган иң борынгы кабер ташлары XV - XVII гасырларга карый.
- Борынгы ядкарьләрне барлау халыкка нәрсә бирә? Аларны өйрәнү, кызыксыну бармы?
- Бик кызганыч, әмма күп кенә тарихи ядкарьләр югалып бара. Мәсәлән, Мөслим районы җирлегендә узган гасырның 70 нче елларыннан бирле бер генә археолог та эшләмәгән. Татарстанның көнчыгышына, гомумән, бу мәсьәләдә игътибар җитми әле. Шул ук вакытта Башкортстан галимнәре килеп, үз тамырларын, шәҗәрәләрен, үз ыруларын эзли: "Монда башкортлар яшәгән!" - дип сөрән сала. Фәнни яктан ялгышсалар да, үзләрен саклап калу өчен тырыша бит алар, ә без - битараф!
Менә шулай төрле районнарны өйрәнеп, фәнни китаплар чыгарабыз. Татарстан төбәкләрен илебездә, чит илләрдә танытырга тырышабыз. Шул басылып чыккан китаплар нигезендә мәктәпләрдә туган як тарихын укытырга, һәрхәлдә, туган як тарихын укытканда файдаланырга була. Мин кайсы районда эшләсәм дә, килү белән җирле телевидение, радио, газетада чыгыш ясарга ашыгам. Халык тарих белән, бигрәк тә туган як тарихы белән нык кызыксына. Шулай итеп элемтәләр урнаша: шылтыраталар, киләләр, үзләрендә булган ядкарьләрне дә алып киләләр. Өйрәнгәннән соң алар район музеенда урын алачак.
- Соңгы елларда Татарстанның көнчыгышын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башладыгыз бугай?..
- Чынлап та, шулай. Беренчедән, Казаннан ерак, мөмкинлекләр дә азрак дипме, монда эшләргә килергә ашкынып торган галимнәр күренми. Икенчедән, үткән гасырның 50 нче елларында бу тарафта Октябрьский каласыннан Анисим Шәкүров дигән тарихчы, музей төзүче эшләгән. Уфадан Михаил Обыденов дигән бер галим килеп киткән. 1970 елларда үз археологларыбыз: Евгений Казаков, Петр Старостин, Рөстәм Габәшев казу эшләре башлап караган. Алар фикеренә караганда, XVI гасырга кадәр бу җирләрдә яшәү өчен бөтен шартлар да булган. Ә менә аннан соң - япан кыр, кешеләр яшәгәнлеге, цивилизация булганлыгы сизелми. Әле алай гына да түгел, Явыз Иван гаскәрләре басып алганчы, бу якларда ике гасыр дәвамында халык яшәмәгән дип исәпләүчеләр дә бар. Имеш, урыслар килгәч кенә тормыш күтәрелеп киткән. Нугай чорын телгә дә алмыйлар. Аерым алганда, Бөгелмә шәһәрендә шулай дип исәпләүчеләрне очратырга туры килде... Дөрес фикер түгел! Бу тарафларга күчмәннәр генә килеп китмәгән. Биредә утрак тормыш алып барганнар: җирле осталар булган, һөнәрчелек чәчәк аткан. Өзеклек булса да, ул ун-егерме елдан артмаган. Һәрхәлдә Ык, Агыйдел, Шушма елгалары буенда һәрвакыт кемнәр дә булса яшәгән, авыллар һәм кечкенә шәһәрләр гөрләп торган. Аерым алганда, борынгы заманнарда Ык елгасы зур, тирән булган, анда көймәләр, кораблар да йөреп торган. Һәр авыл биләмәсендә дүрт-биш зиратның саклануы - моңа ачык мисал. Аларның һәрберсендә бүген дә, кимендә, 50 - 60 кабер ташы сакланган.
- Якын киләчәктә кайсы районнарда эшләргә планлаштырасыз?
- Планда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Зәй тарафларында эшләү нияте бар. Ник дигәндә, Казан ханлыгы белән Нугай Урдасының чикләренә туры килә бит бу тарафлар. Аерым алганда, Ык буе - Нугай җирләре. Казан татарлары белән нугайлар кушылган җирләр бу. Көнбатыш Башкортстан белән Көнчыгыш Татарстанны берләштерүче бер компонент - бер халык, бер милләт формалашкан биредә. Үз заманында татар-нугайлар килеп, монда ясак җыйган, алар тарафыннан бернинди җимерү эшчәнлеге дә булмаган. Җәен бу якларда яшәп, кышларга җылы якларга китүче күчмән нугайлар, билгеле, җирле халык белән дә кушылган. Биредә угро-фин халыклары, әйтик, маҗарлар да яшәгән, әмма инде күбесе төркиләшкән булган. Тагын да борынгырак чорда исә сарматлар яшәгән, аннан һуннар, төркиләр килеп, бөтен халыкны берләштергән, үз канаты астына алган. Имәнкискә кабиләләре, угорлар, болгарлар, төркиләр кушыла барган.
- Сөйләшүебезгә йомгак ясап, нәр-сә әйтер идегез?
- Безнең Татарстанда казу-тикшерү эшләре күпмедер күләмдә башкарылса да, комплекслы, системалы алып барылмый әле. Татар тарихын тирәнрәк өйрәнү өчен татар авыллары тарихын яхшы белергә кирәк. Шуның өчен тарихи ядкарьләр табылган, археологик казу эшләре уздырылган урыннарны яңадан карап, барлап чыгарга кирәк. Хәзер инде аларның күбесе җимерелгән. Хуҗалык эшләре, табигать шартлары аларны ишә-җимерә тора. Кайбер китапларда археологик ядкарьләргә кагылышлы хаталар да күп очрый. Аларны да төзәтәсе иде. Яңа ядкарьләр дә табылмый калмый.
Монысы - беренче максат. Икенче юнәлеш - урта гасыр кабер ташларын өйрәнү. Аларның кайберләрендә рун тамгалары да очрый. Борынгы татар телендә гарәп хәрефләре бе-лән язылган кабер ташларының күбесе, ни кызганыч, җиргә иңә бара. Шуларны сурәткә төшереп, күләмнәрен үлчәп, сызымнарын алып калу зарур. Өмәләр ясап, ул ташларны саклап каласы иде дип, урыннарда халыкка да мөрәҗәгать итәбез. Өченчедән, элек булып та, хәзер югалган, таралган авылларның да тарихын язарга кирәк. Ул авылларның торак урыннары, зиратлары билгеле бит әле...
- Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Альберт Әхмәтҗанович. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, кызыклы табылдыклар очрасын. Үз чиратында, без алар белән газета укучыларыбызны таныштырып барырга ышандырып калабыз.
Әңгәмәдәш - Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса