Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сыйфатлы белем – районыбыз горурлыгы

Бөгелмә муниципаль районында укытучыларның август киңәшмәсе 28 август көнне Техника йортында үтте. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Татарстан Республикасының Мәгариф үсеше институты ректоры Равил Хәмитов (рәсемдә алдынгыларны тәбрикләү мизгелендә), Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда, мәктәп директорлары һәм укытучылар, ТР Дәүләт Советы, шәһәр...

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Руслан Йосыпов фотосы.
Укытучыларның август конференциясе быел да ике өлештән торды. Беренчесендә узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңа уку елына бурычлар билгеләнде, җитәкчелек мәгариф өлкәсенә үз уй-фикерләрен җиткерде, Бөгелмә муниципаль районының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары бүләкләнде. Ә икенче өлештә исә 2013 - 2014 уку елларындагы иң яхшы белем бирү учреждениеләренең төрле юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән таныштырылды, "2014 елда Бөгелмә муниципаль районының иң яхшы укытучысы" муниципаль бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов барлык мөгаллимнәргә дә 2013 - 2014 уку елында күрсәткән югары күрсәткечләре өчен тирән ихтирамын, рәхмәтен белдерде: "Мәгариф - безнең өстенлекле тармагыбыз.
Районда югары сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүче иң яхшы муниципаль мәгариф системаларының берсе булдырылган. Татарстан Респуб-ликасында белем бирү күрсәткечләре буенча күп еллар дәвамында лидер булып киләбез. Бу инде очраклылык түгел, бу - закончалык", - дип, залда утыручы мөхтәрәм укытучыларга мөрәҗәгать итте җитәкче. Болар барысы да - педагогик коллективның югары һөнәри осталыгы һәм район, республика, ил җитәкчелегенең матди ярдәме нәтиҗәсе.
Традицион рәвештә укытучы-ларның август киңәшмәсе быел да үткән елга йомгак ясау һәм педагогик берләшмә алдына җаваплы мәсьәләләр куюдан гыйбарәт иде. Шул рәвешле, мәгариф идарәсе начальнигы В. Кульбеда Бөгелмә муниципаль районында мәгариф системасы үсешенең актуаль сорауларына тукталды, күңелле яңалыклар белән уртаклашты, начар нәтиҗәләр күрсәтүче мәктәп, укытучыларга шелтә сүзләре дә җиткерде. Бөгелмә укытучыларының нәтиҗәле эше, укучыларыбызның республика, ил күләмендә яулаган уңышлары районның педагогия хезмәткәрләренең гайрәтен, уңган-булганлыгын исбатлый, әлбәттә. Моңа матди-техник базаның яңарып торуы, методик һәм коммуникацион ресурсларның ныгуы да тәэсир итми калмаган, билгеле. Җирле бюджеттан кала, соңгы елларда мәгариф учреждениеләренә республика һәм федераль бюджеттан да шактый зур суммалар күчерелгән. Моның ярдәмендә шәһәр һәм райондагы 40 мәктәпнең 16сына 336,8 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган. Шушы көннәрдә балалар бакчасы нәниләре өчен тагын бер бүләк булды: реконструкция эшләреннән соң 240 урынга исәпләнгән 28 нче "Әкият" балалар бакчасы эшли башлады. Аны төзекләндерү өчен Республика Пре-зиденты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 81 миллион сум бүлеп бирелде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, киләсе елда шәһәрдә яңа балалар бакчасы төзү каралган.
"Мәгариф турында" яңа закон мәктәпкәчә белем бирү системасын гомумбелем бирүнең беренче баскычы дип билгели. Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бу өлкәдә шактый тырышып эшлиләр. "Россиянең 100 иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары" милли реестрында безнекеләр дә лаеклы урын алган: 30 нчы, 35 нче, 32 нче, һәм Кодаш балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы - 2014" республика конкурсында җиңү яулап, һәрберсе 1әр миллион сумлык грант алуга ирешкән.
Ничек кенә булмасын, әлбәттә инде, мәгариф системасының үсешендә, аның югары нәтиҗәләрендә укытучының роле бәхәссез. Укучының уңышын билгеләүче һәм уку-укыту процессының нәтиҗәлелеген күрсәтүче бердәнбер фактор - укытучы һәм аның квалификациясе. Бу өлкәдә дә Бөгелмәнең мәгариф сис-темасы калышмый. Шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләрендә 1 882 укытучы эшли, аларның 1 449ы квалификацион категорияләргә ия. Мәгариф хезмәткәрләренең чагыштырмача югары хезмәт хаклары да шуның белән аңлатыла: агымдагы елның беренче яртысында ул 31 014 сум (ТР буенча - 33 557 сум) һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик коллективында 26 073 сум (ТР буенча - 28 103 сум) тәшкил иткән.
Мөгаллимнәр бәйгеләргә укучыларын гына әзерләп калмый, үзләре дә РФ һәм ТР грантлары, проектлары, һөнәри конкурсларының актив катнашучылары булып торалар. 2013 - 2014 елда да эш нәтиҗәләре буенча һәр өченче мәгариф хезмәткәре "Һөнәри конкурс җиңүчесе" исеменә ия булган, РФ һәм ТР грантлары яулаган. Кайберләрен исемләп атап үтәсем килә, бу - Н. Киселева (14 нче прогимназия тәрбиячесе), А. Масленникова, И. Даньшина һәм
Х. Хәсәнова (7 нче, 24 нче һәм 12 нче балалар бакчалары), А. Воробьев (7 нче гимназия), Г. Абдуллина (3 нче мәктәп), Н. Михайлова (9 нчы урта мәктәп)
һәм башкалар.
"25 августта әлеге залда үткән шәһәр һәм район активы белән очрашуда ТР Президенты Р. Миңнеханов: "Бөгелмә районында интеллектуаль үсешле балалар", - дигән иде.
Бу шуның белән аңлатыла, укытучыларыбызның күбесе - үзлегеннән методик чишелешләр табарга сә-ләтле иҗади шәхесләр. Алар инновацион метод эшкәртмәләре уйлап табучылар һәм аларны тормышка ашыручылар, бу һөнәри-шәхес үсешенең югары дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте В. Кульбеда.
"Иң яхшы 100 шәһәр мәктәбе" республика рейтингы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 11 мәктәбе әлеге исемлеккә кергән: 2 нче лицей (5 нче урын), 6 нчы мәктәп (9 нчы урын), 1 нче мәктәп ( 14 нче урын). Шулай ук әлеге исемлектә 3 нче, 16 нчы, 4 нче, 11 нче, 5 нче, 9 нчы мәктәпләр, 7 нче һәм 14 нче гимназияләр дә бар. "Иң яхшы 100 авыл мәктәбе" рейтингында исә Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат (9 нчы урын) һәм Кече Бөгелмә урта мәктәбе (44 нче урын) балкый.
Бөгелмә районының олимпиада бүләкләнүчеләре һәм җиңүчеләре саны буенча ТР муниципаль районнары арасында, Чаллы һәм Казан шәһәреннән генә калышып, мак-таулы 3 нче урынны яулавы очраклы түгел. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадалары региональ этабы һәм республика фән олимпиадалары бүләкләнүчеләре һәм җиңүчеләре санына килгәндә, 2011- 2012 елда алар - 32, 2012 - 2013 елда - 34, 2013 - 2014 елда 48 булган.
Агымдагы елда Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 3 укучы призер һәм бүләкләнүчеләр сафында: Алексей Карасников (6 нчы мәктәп), Элина Часовская (2 нче лицей) һәм Ирина Макарова (1 нче мәктәп).
Киңәшмәнең иң күңелле мизгеле - үзләрен яхшы яктан күрсәткән мәктәпләрне һәм укытучыларны тәбрикләү. Бүләкләнүчеләр арасында "ТРның иң яхшы 100 мәктәбе" рейтингына эләккән белем бирү учреждениеләре директорлары да бар иде. Аларның һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре, чәчәк бәйләмнәре яуды.
2012 - 2015 еллар өчен билгеләнгән "Киләчәк" белем бирү стратегиясе үсеше чараларын тормышка ашыру өлкәсендә быел да шактый яхшы нәтиҗәләр яуланган. Шул уңайдан киңәшмәнең икенче өлешендә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф проектлары җиңүчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса