Суд залыннан: Юл ваемсызлыкны кичерми
Юллар, юллар. Бик күпләр юл йөрергә ярата. Җәйге такыр-шома юллардан тигез генә тирбәлеп бару, тирә-юньне манзара кылу, табигатькә хозурлану һәркемгә хастыр ул. Тик юлга чыккансың икән, син инде уяулыкны һич югалтырга тиеш түгелсең. Бигрәк тә рульдә булганда. Югыйсә... РФ Җинаять Кодексының 264 нче маддәсе, 3 нче өлешендә каралган җинаять кылган...
Юллар, юллар. Бик күпләр юл йөрергә ярата. Җәйге такыр-шома юллардан тигез генә тирбәлеп бару, тирә-юньне манзара кылу, табигатькә хозурлану һәркемгә хастыр ул. Тик юлга чыккансың икән, син инде уяулыкны һич югалтырга тиеш түгелсең. Бигрәк тә рульдә булганда. Югыйсә...
РФ Җинаять Кодексының 264 нче маддәсе, 3 нче өлешендә каралган җинаять кылган өчен, Бөгелмә шәһәр судында гражданка А.ның эше каралды һәм аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итү, 3 ел дәвамында транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эш белән шөгыльләнүен чикләү, хөкем ителүчеләрнең тәртибенә контрольлек итүче махсус дәүләт органын кисәтми торып, 3 ел дәвамында яшәү урынын алыштыра алмау һәм 3 елга шартлы сынау срогы билгеләү турында хөкем карары чыгарылган. Болар хакында безгә Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
Ә эш болай була. 2015 елның 14 июнендә гражданка Г., салонында өч пассажиры булган "Д" маркалы автомобильдә Казан юлына чыга. Бөгелмә районы территориясендә, сул яклап Лениногорск юлы килеп кушыла торган чатта, "РФ Юл йөрү кагыйдәләре"нең "Юл бир (башкаларга комачау тудырма) дигән бурыч билгеләгән пунктларын тупас бозып, "В" маркалы автомобиль белән бәрелешә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә "Д" машинасындагы пассажир вакыйга урынында ук җан бирә. "В" машинасындагы пассажир һәм машина йөртүче дә авыр тән җәрәхәтләре ала.
Суд утырышында Г. үз гаебен тулысынча таный. Җәза чарасын билгеләгәндә Г.ның үз гаебен тулысынча тануы, кылган гамәле өчен бик үкенүе, ике кечкенә баласы барлыгы, элек хөкем ителгәне булмаганлыгы, яшәү урынында да, эш урынында да уңай яктан гына бәяләнүе исәпкә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа