Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Сөмбелә” – уңыш бәйрәме

"Тамчыкай" балалар бакчасында (мөдире - Н. Шакирҗанова) традицион "Сөмбелә" бәйрәме узды. Уңыш бәйрәмендә өлкән төркем балалары катнашты. Алар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм халкыбызның "Башмакчы", "Йөзек салыш" кебек уеннарын уйнадылар.

Тәрбиячеләр Н. Никитина белән В. Зареева "Баллы кишер" дип аталган махсус күренеш әзерләгәннәр иде. Ә З. Ибраһимова белән Т. Задериева, балаларга ике дәүләт телен дә өйрәтү методикасы материалларын файдаланып, халык уеннарын шигъри формада мавыктыргыч итеп уйнаттылар. Бәйрәмнең төп кунагы Сөмбелә (бу рольне оста итеп Л. Силантьева башкарды) балаларга көзге бүләкләрне мулдан өләште.
"Сөмбелә" бәйрәменә әти-әниләр, әби-бабайлар да чакырулы иде. Мәртәбәле кунагыбыз - "Ак калфак" иҗтимагый клубы җитәкчесе С. Гәрәева бәйрәмнең татар халкы традицияләре нигезендә әзерләнгәнлеген билгеләп үтте, рус балаларының да татар телендә мавыгып сөйләшүләренә соклануын белдерде.
З. ИБРАҺИМОВА,
В. ЗАРЕЕВА,
тәрбиячеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса