Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сәламәт яшәү – җиңү ул!

Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда физика-математика лицее укучыларының пауэрлифтинг буенча Россия спорт мастеры Владислав Павлович Крюков белән очрашу булып үтте. Остаз анда үзенең шәкерте - Россия җыелма командасы составында Европа ярышларында бронза медаль яулаган Екатерина Жильцова белән килгән иде. Үзенең тренер булып эшләү дәверендә В. Крюков өч Россия спорт мастеры,...

Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда физика-математика лицее укучыларының пауэрлифтинг буенча Россия спорт мастеры Владислав Павлович Крюков белән очрашу булып үтте. Остаз анда үзенең шәкерте - Россия җыелма командасы составында Европа ярышларында бронза медаль яулаган Екатерина Жильцова белән килгән иде.

Үзенең тренер булып эшләү дәверендә В. Крюков өч Россия спорт мастеры, халыкара класслы өч мастер тәрбияләгән. Алар арасында пауэрлифтинг буенча унбер тапкыр Дөнья чемпионы булган Анна Филимонова да бар.

В.П. Крюков - ТР Физик культура отличнигы, ТР атказанган физик культура хезмәткәре, "Татарстанда физик культураны һәм спортны үстерүдә ирешкән казханышлары өчен" Мактау билгесе белән бүләкләнгән, "Татарстан шәһәрләрендәге спорт мәктәпләре арасында иң яхшы балалар тренеры" смотр-бәйгесендә ике тапкыр җиңү яулаган кеше.

Владислав Павлович шәһәр һәм районыбыздагы спорт тормышын чагылдыра торган бик бай, уникаль материал туплаган. Укучыларга ул спортта зур уңышларга ирешкән шәкертләре, физик культура белән шөгыльләнүнең файдасы һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруның никадәр мөһим булуы турында сөйләде.

Очрашу балаларда зур кызыксыну уятты, һәркем теләгән сорауларына җавап ишетте.

Г. ГАРИПОВА,
музей методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса