Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Син иреклеләр сафына басарга әзерме?

106 янгын, 13 үлем очрагы, 15 кешедә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте - Бөгелмә муниципаль районының үткән елгы күңелсез статистикасы шул турыда сөйли. 2012 ел башыннан исә 31 янгын чыгу очрагы, 3 үлем, 5 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт исәпкә алынган. Әйе, илебездә янгын чыгу очраклары киеренке хәл булып кала бирә.

Сергей ШАЛАМОВ,
Бөгелмә муниципаль районының
ирекле халык дружинасы инспекторы.

Ярты ил диярлек янып беткән 2010 елның коры җәе шуның ачык мисалы булып тора. Ул вакытта янгын сүндерүчеләр бөтен җиргә дә җитешә алмады, билгеле инде, бу өлкәдә белгечләр һәрбер авыл җирлегендә дә юк. Хәлне ирекле янгын сүндерү бүлекләре турындагы яңа закон проекты үзгәртә алачак. Алар - ирекле янгын сүндерү отрядлары - дәүләт карамагында булачаклар. Кешеләрне иреклеләр сафына тарту өчен янгын сүндерүдә катнашканнарга төрле ташламалар һәм кызыксындыру чаралары каралган. "ТР ирекле янгын сүндерү отряды" җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Алик Нәҗметдинов хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан Татарстанга өч елга 139 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 2011 елның 6 маенда "Ирекле янгын сүндерүчеләр отряды" турында Федераль Законга кул куелган булса, шул ук елның августында "Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерүчеләр отряды турында закон"га кул куела. Бүгенге көндә Россиядә ирекле янгын сүндерүчеләр төркемнәре булдыруның актуальлеге билгеле. Планетада янгыннарның гомуми саны елына 5,5 миллионга җитте. Һәр 5 секунд саен кайдадыр нәрсәдер яна, янгыннан килгән зыян миллиард сум-нарда исәпләнә, ә үлүчеләр - дистәләгән мең кеше. Аларның һәр бишенчесе - россияле!

Заманча янгын сүндерү отрядларының уңышлары бәхәссез һәм бәяләп бетергесез. Утка каршы көрәшне тормыш рәвешләре иткән кешеләр-гә тиешле бәя бирмичә мөмкин дә түгел. Янгын сүндерүчеләрдән оешканлык, белем һәм батырлык таләп ителә.

Урыннарда ирекле янгын сүндерү дружиналары кирәклеге бәхәссез. Әгәр дә авыл җирлекләрендә коралланган янгын сүндерү дружиналары булса, күпме матди һәм әхлакый югалтуларны булдырмый калып булыр иде.

Янгын сүндерү һәм аны булдырмау өстендә эшләгән ирекле янгын сүндерүчеләргә хокукый һәм социаль булышлык йөзеннән, махсус карар эшләнгән һәм кабул ителгән. Ул түбәндәге социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота: һәлакәт-коткару эшләре башкарганда һәм янгын сүндерү яки аны пофилактикалауда шәхси транспортыңны кулланган өчен ел саен акчалата компенсация түләү; ирекле янгын сүндерүче яки ирекле янгын сүндерүчеләр отряды хезмәткәре вафат булган очракта, гаилә әгъзаларына акчалата ярдәм күрсәтү; ирекле янгын сүндерүчеләр отряды составында янгын сүндергәндә, янгын вакытында кеше яки милекне саклаганда, һәлакәт-коткару эшләре башкарганда, янгын сүндергән вакытта сәламәтлеккә зыян килгән очракта - акчалата ярдәм күрсәтү.

Ирекле янгын сүндерү оешмалары булдыру идеясе күптән туган иде инде. Чыннан да, әгәр дә авыл җирлегенең үз янгын сүндерү оешмасы булса, ут афәтеннән котылу күпкә җиңелрәк булачак. Бөгелмә янгын сүндерү гарнизоны начальнигы Юрий Костин сүзләренә караганда, безнең районда бу эшне норматив база кабул иткәнчегә кадәр үк башлаганнар инде. Беренчеләрдән булып, мондый ирекле янгын сүндерү төркеме Татар Димскәе авылында барлыкка килде.

"Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте" Татарстан Республикасы бүлеге барлык теләге булган гражданнарны көтә! Сездән башка без көчсез!
Иреклеләр отряды сафларына керегез! Җәмгыятькә керергә теләүчеләр Бөгелмә шәһәре, Кызыл Армия урамы, 26 нчы йортта урнашкан 64 нче янгын сүндерү частена мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса