Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Син дә әйдә безнең белән!

10 февральнең кояшлы иртәсе спортка гашыйк 4430 бөгелмәлене Чаңгы базасына җыйды. Чаңгычыларның саны шулкадәр күп иде ки, стартка халык берничә рәт булып басты.

Раилә ХАФИЗОВА.
Руслан Йосыпов фотосы.

Училищелар, югары уку йортлары, китапханәләр, предприятиеләр - барысы да биредә, бер күрмәгән танышлар, әллә каян кул болгап, сәлам юллый. Коллективын сәламәт тормыш рәвешенә өндәгән һәр җитәкче иң алдан үзе чаңгы юлына баскан. Авыл мәктәпләреннән килгән балалар белән бер үк сафка 100дән артык вазифаи зат һәм хакимият вәкиле тезелгән.

Боларның дәррәү кубып, җиңү дәрте белән урыныннан кузгалганын күрү үзе генә дә мәшһүр Олимпия уеннарын хәтерләтте. Кышкы урманга яңгырап торган көйләр, һай-һулы авазлар хәтта сабыр кешедә дә туктатып булмаслык ашкыну теләген, җиңү дәртен уятты. Сабыйлыклары белән балалар, старт быргысын да көтеп тормастан, вакытыннан алдан чапты. Шундый зур тизлек белән алга ташланган ташкынны, кыенлык белән булса да, оештыручылар кире җыеп китерде. Сафларны тагын бер кат ныклап тигезләгәннән соң, ниһаять, чын старт бирелде.

...Мөгаен, бөек ханнарның ау тамашасы гына шулай үтәдер. Старттагы кысынкылыктан, этеш-төртештән котылгач, иң көчлеләр урмандагы иркенлеккә ыргылды. Тиздән музыка тынды, база артта калды. Инде хәзер старттагы тамаша тәмам, яхшылап шомартылган уңайлы трассалар өстендә бер дәрт, бер такт белән шуган чаңгы тавышлары гына яңгырый. Йөзьяшәр наратлар очып-очып артта кала, ярсып типкән йөрәк минутларны саный: бер, ике, бер, ике...
Шушы мәңге тынмас йө-рәкләрнең икесе 5 чакрымлы дистанциянең ахырында боз-җәүһәр белән бизәлгән җиңү таҗын киячәк. Һәм мондый кояшлы мәртәбәгә күптәнге танышларыбыз Владислав Баранов белән Анастасия Баранова лаек була.

Иң яшь җиңүче Леша Толмановка исә нибары 7 яшь. Ул әле үсәр, аның белән бергә чаңгы спорты да ныгыр, әкияттәге урман сахрасына, яшьлек һәм сафлык бәйрәменә ел саен күбрәк шәһәрдәшебезне дәшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса