Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сессия узды

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды. Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: 1. 2012-2014 елларга Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеш прогнозы турында. 2. 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджет проекты турында....

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. 2012-2014 елларга Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеш прогнозы турында.
2. 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджет проекты турында.
3. 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәм-леге бюджет проекты турында.
4. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына үзгә-решләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында.
5. "Татарстан Республикасы "Бөгел-мә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында.
6. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2010 елның 25 декабрендә булып үткән VI сессиясендә кабул ителгән "Социаль-мәдәни объектлар, гражданнарның күпләп җыела торган һәм аеруча куркыныч чыганагы булып саналган урыннарга якын территорияләрдә составында этил спирты
15 проценттан артык булган әзер алкогольле продукцияләрне сатарга ярамаган җирләрне билгеләү турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. 2011-2015 елларда Бөгелмә муниципаль районы мәгариф системасын үстерү программасы проекты турында.
8. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 11 февралендә булып үткән VII сессиясендә кабул ителгән "2011-2013 елларда Татарстан
Республикасы Бөгелмә муниципаль районында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программасы турында"гы 3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча БМР икътисад бүлеге начальнигы Р.Галәмова, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р.Мөкыймова, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Белова, БМР башлыгы урынбасары Ф.Мө-хәммәтов, мәгариф идарәсе начальнигы В.Кульбеда, БМР башкарма комитеты җитәкчесе Т.Никулина чыгыш ясадылар.
Сессия тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: sessiya 11noyabr