Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сессия узды

19 июль көнне 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

1. ТР Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә узган XIV сессиясенең "Татарстан Рес-публикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

2. ТР Бөгелмә шәһәр Советының 2011 елның 20 декабрендә узган XIV сессиясенең "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

3. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренең яңа басмасы турында.

4. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге терри-ториясендә калдыкларга мөнәсәбәт кагыйдәләре турында.

5. ТР Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә узган XII сессиясенең "Гражданнарга бирелә торган җир участокларының чик үлчәмнәре турында"гы 2 нче но-мерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

6. ТР Бөгелмә муниципаль районы территориясендә даими яшәүче, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсе нигезендә түләүсез җир участогы алуга хокукы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү тәртибе турында.

7. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә яшәүче, 2012 елга социаль ипотека программасы буенча кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнар исемлеге турында.

8. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль хезмәт урынындагыларны алыштыручыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, милек-мөлкәтләре һәм милек мөнә-сәбәтендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны Бөгелмә муниципаль районы сайтына урнаштыру һәм ул мәгълүматларны бастырып чыгару өчен күмәк мәгълүмат чараларына тапшыру тәртибе хакындагы Нигезләмә турында.

9. "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль хезмәт урынындагыларны алыштыручыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, милекмөлкәтләре һәм милек мөнәсәбәтендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүмат-ларны Бөгелмә муниципаль районы сайтына урнаштыру һәм ул мәгълүматларны бастырып чыгару өчен күмәк мәгълүмат чараларына тапшыру тәртибе хакындагы Нигезләмә турында.

10. Татарстан Республикасы Бө- гелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының шул вазифага билгеләнгән, яисә шул вазифадагыларны алыштырган вакытта үзенең һәм гаилә әгъзаларыннан ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милек-мөлкәтләре һәм милек мөнәсәбәтендәге йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирергә тиеш булган муниципаль хезмәтләр исемлеге.

11. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2012 елның 23 маенда булып узган Х сессиясенең "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге муниципаль хезмәтләре вазифаларына дәгъва итүчеләрнең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милек-мөлкәтләре һәм милек мөнә-сәбәтендәге йөкләмәләре турында тапшыра торган мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү хакындагы Нигезләмә турында"гы 4 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

12. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 2 сентябрендә булып узган ХI сессиясенең "Бөгелмә муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында"гы 9 нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

13. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2010 елның 24 июнендә булып узган ХХХХ сессиясенең "Правопорядок" Попечительләр советы фонды составы турында"гы 4 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

14. Бөгелмә шәһәре Советы депутаты М.Ф.Хәлиуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

15. Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты С.А.Мартыновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

16. Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Э.М.Гәрәевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

17. Муниципаль карамакта булган җир участокларын, мөлкәтне һәм дәүләт милеген файдаланудан җирле бюджетка килә торган салымнарны һәм салым булмаган керемнәрне тикшерү нәтиҗәләре һәм аларның тулылыгы хисабына җирле бюджет керемнәрен арттыру чаралары турында; шулай ук муниципаль милек саналган җир кишәрлекләрен, башка милекне, дәүләт мөлкәтен нәтиҗәле файдалану, аренда килешүләре булмауның, милек һәм җир өчен аренда түләүләре буенча бурычлар барлыкка килүнең сәбәпләре турында, шул исәптән һәр арендаторга аерым мөнәсәбәттә. ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советының 2012 елның 6 апрелендә узган утырышы беркетмәсенең 1.13 нче пунктының 2 нче абзацын үтәү йөзеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса