Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сер бирмәскә исәп

2014 елның августында, Россия Президенты Указы нигезендә, Хөкүмәтебез чит ил санкцияләренә җавап рәвешендә АКШ, Евросоюз илләре, Канада, Норвегия һәм Австралиядә җитештерелгән кайбер продуктларны импортлауны тыю турында карар кабул иткән иде.

Быел июнь аенда Евросоюз Россиягә карата санкцияне озайтканнан соң, ил башлыгы азык-төлек эмбаргосының тагын бер ел дәвам итәчәген белдерде. Әйтергә кирәк, Россия белән элекке бәйләнешләрне өзүдән югарыда телгә алынган илләрнең безгә экспорты ел дәвамында 8 миллиард чамасы доллар күләмендә кимеде.
Билгеле, соңгы унъеллыкларда кыргый базар мөнәсәбәтләре белән көрәшеп, икътисад-сәүдә мәйданында чыныгу алып өлгергән аграр тармакны Көнбатыш санкцияләре АКШ сәясәтчеләре көткәнчә тезләндерә алмады. Дөрес, ел ахырында ук үзебезнең кайбер икътисадчылар да, азык-төлеккә ихтыяҗ артачак, бәяләр бәйдән ычкыначак, дип фаразлаган иде. Бәхеткә, бу "өметләр" акланмады. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, ел башыннан Россиядә азык-төлек хаклары - 9,8, ә Идел буе федераль округында 9,3 проценттан артмады.
Россиягә карата Америка һәм Евросоюз илләренең санкция куллануы, әлбәттә, сәясәтчеләр намусында. Әмма аларның нәтиҗәләре шул ук дәүләтләрнең икътисадында, аграр җитештерүендә дә кире чагылыш таба, ләбаса.
Германия малтабарлары, мәсәлән, безгә үз продукциясен сата алмаудан 600 - 800 миллион евро тирәсе зыян күрсә, Италия фермерлары исә 1,2 миллиард евро югалтуын белдерә. Россиягә сөт продуктларын күпләп сатучы Литва дәүләте азык-төлек эмбаргосы аркасында күргән зыянны каплату
өчен Еврокомиссиядән 32 миллион евро сорарга мәҗбүр булды.
Көнбатыш илләренең Россия белән икътисад мәйданындагы "көрәше" тагын күпме дәвам итәр - анысы билгесез, әмма бүген әлеге бәйгедә илебезнең аграр тармагы "икенче сулыш" алып, көчле булып калуын саннарда күрсәтеп килә. Санкцияләр шулай ук авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемаларны ачыкларга гына түгел, аларны үзебезнең көч белән хәл итәргә этәргеч бирде.
 
Әлфия ЗАРИПОВА
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса