Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Себердә су баскан татар авылларына ярдәм йөзеннән Татарстанлылар хәйрия концерты куя

Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән татарлар бу көннәрдә афәт кичерә - авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара. Авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән иде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада ярдәм кирәк. 19 май көнне сәгатькичке 7дә Казандагы Татарстан сынлы-сәнгать...

 

Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән татарлар бу көннәрдә афәт кичерә - авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара. Авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән иде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада ярдәм кирәк.

19 май көнне сәгатькичке 7дә Казандагы Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында (Карл Маркс урамы, 57) Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәмгә хәйрия концерты үткәрәчәк. Акустик форматта алар үзләренең иң яхшы иҗатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук себер татарлары үзләренең туган яклары турында мини-лекция укыячак.
 
Концертта Рәдиф Кашапов, Эльнар Байназаров, "Juna" төркеме, "Oscar" төркеме & C7C5 чыгыш ясаячак, шлай ук махсус кунак - Мубай.
 
Барлык җыелган акчалар гуманитар ярдәм җыю фондына китәчәк, дип вәгъдәли Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен телефоннар: 253-34-83, +7 903 305 34 83
 
Концертка билетлар сатылу урыннары:
Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясы кассасында: Карл Маркс урамы, 57
CONCERT.RU сайтында һәм кассасында
Бөтендөнья татар яшьләре форумында: Карл Маркс урамы 38/5 (304 бүлмә)
Vegan Day эко-кибетендә: Мәрҗани урамы, 18
 
Казандагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачык:
1. "Ярдәм" мәчете (Серов урамы, 4а йорт, телефоны - 223-03-59).
2. "Мәрҗани" мәчете (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефоны - 293-36-86).
3. "Иман нуры" мәчете. (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт, телефоны - 8 (919) 647-58-06).
Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса