Сандугачлар көз дә сайрый
Үзешчән сәхнәдә яшь талантлар кабынуы һәрвакыт тамашачы өчен үзе бер "вакыйга" була.
Регина КӘЛИМУЛЛИНА,
Татар мәдәният үзәге
сәнгать җитәкчесе.
Татар мәдәният үзәгендә андый йолдызлар еш кабына. Әйтик, Эдуард Гафиятуллин, Алсу Хәнәфиева, Гөлнара Вәлиева кебек талантларыбызның Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә балкып, чәчәк атулары шәһәрдәшләребез өчен үз вакытында сөенечле бер вакыйга булса, хәзер исә алар моң сөюче милләттәшләребезнең аерылмас юлдашына әверелде. Һәр концертка, һәр тамашага якташларыбыз (һәм алар гына да түгел) әлеге җырчыларны тыңлар өчен махсус киләләр.
Инде тагын бер шатлыклы хәбәр: әле яңа гына армия сафларыннан, ил һәм халкы алдындагы гражданлык бурычын үтәп, киткәнче үк шәһәрдәшләребезгә үзен шактый танытып өлгергән җырчы егетебез Илназ Вәлиев кайтып төште.
Егетебез үзешчән сәнгатьне, милли җырларыбызны сагынып кайткан икән. Солдат киемен салып та тормастан, ул инде сәхнәдәш дуслары белән күрешеп, яңа программа әзерләгән, үзенең чыгышын яшь талантлар тәкъдим иткән һәм Республика көненә багышланган концерт программаларына кертеп, шәһәрдәшләребезне сөендерергә дә өлгерде.
Төкле аягың белән, Илназ! Бөгелмәнең җыр сөючеләре синең исән- имин кайтуыңа бик шат!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа