Сак булыгыз! Мошенниклар
Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора. 23 март көнне 1963 елгы бөгелмәле, интернетта бик кызыктыргыч рекламага тап була. Анда нибары 6 400 сумга менә дигән кытай телефоны тәкъдим итәләр. Ир-егет заказ бирә. 30 март көнне почта бүлегенә...
Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора.
23 март көнне 1963 елгы бөгелмәле, интернетта бик кызыктыргыч рекламага тап була. Анда нибары 6 400 сумга менә дигән кытай телефоны тәкъдим итәләр. Ир-егет заказ бирә. 30 март көнне почта бүлегенә барып, акчасын түли һәм килгән посылканы ала. Ә посылкада телефон урынына... сабын ята. Сайтның тикшерелмәгәнлеген ачыклап тормастан, ышанычлымы икәнлеген белмәгән көе ышанып заказ биргән ирнең акчасын алуга, шомафилар интернеттан белдерүне дә юк итәләр, үзләренең эзләрен дә...
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа