Бөгелмә педагогия көллияте халык мәгарифе өчен яшь кадрлар әзерләп, шул юлда хезмәтен яңа төр чаралар белән баета: "Рычков укулары" югары эрудицияле мөгаллимнәр үстерү теләгеннән туды.
Быелгы укулар 8 августта Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай һәм Казан шәһәрләреннән килгән туган тел һәм тарих укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында оештырылды. Гыйльми секцияләргә педагогия фәннәре кандидатлары Г. Йосыпова һәм В. Дульский, шулай ук көллият директоры урынбасары Ж. Рамазанова, бүлек башлыгы С. Боброва, көньяк-көнчыгыш регионның методик берләшмә мөдире Ф. Каюмова җитәкчелек итте.
Эчтәлеге ягыннан - педагогия фән-нәре кандидатлары җитәкчелегендә, географиясе ягыннан Татарстанның көньяк-көнчыгышы киңлегендә үткә-релә алар. Бердәнбер теләгебез - укуларның шәрәфле исеменә ярашлы рәвештә бәхәскә куелган гыйльми тикшеренүләрнең ким дигәндә яртысы турыдан-туры мәшһүр якташыбыз Петр Рычковның могтәбәр эшчәнлегенә бәйләнешле булса иде. Моннан ике ел элек Россия Фәннәр академиясен юбилей медаленә һәм Мактау дипломына рухландырган гали башлангыч үз мәсләгенә тугрылык итсә иде.
"Башлангыч сыйныфларда, балалар бакчаларында, туган тел дәресләрендә патриотик тәрбия бирү" темасына язма рәвештә җибәрелгән 100гә якын методик чыгыш арасыннан 50дән артыгы телдән тыңланды (аларның кайберләре киләсе саннарда басылачак).
Бөгелмә телевидениесе редакторы Алсу Гарипова (Алсу Мөкатдәс) җирле телевидение төшергән тарихи һәм этнографик фильмнарны тикшереп, җентекле анализ тәкъдим итте, мәдәниятебез мирасын хасил иткән аерым фрагментларны экранда күрсәтте. Журналистны тыңлаганнан соң чыгышны тулысынча бастыру теләге туды, чөнки шәһәребез телевидениесе тапшыруларын кем генә яратып кабул итмәс? Аларны караганда кем генә милләтебезгә хезмәт иткән мәгърифәтче кызларның олы ниятләрен хәтерендә тотмас? Алар тырышлыгы белән Бөгелмә телевидениесе һәр кешенең күңелендә кадерле урын яулады.