Республиканың матбугат кыры
1 февраль көнне башкалабызның Яшьләр үзәгендә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре җыелды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2012 елга бурычлар каралды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Киңәйтелгән утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ТР ДС Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, матбугат чаралары баш мөхәррирләре катнашты.
М.Моратов үзенең чыгышында республиканың матбугат кыры турында тулы тукталды. Узган ел Татарстанда барысы 1008 гаммәви матбугат чарасы эшчәнлек алып барган. Шуларның 683е - басма /461 газета һәм 204 журнал/, 198е - электрон /115 телепрограмма, 83 радиопрограмма/, 11е - мәгълүмат агентлыгы һәм 116сы - интернет мәгълүмат чарасы. Алда санап үтелгәннәрдән татар телендә 114 газета, 27 журнал, 25 телевидение һәм 23 радиопрограмма, 3 мәгълүмат агентлыгы, 52(!) интернет мәгълүмат чарасы /2010 елда берәү генә булган/ эшли. Бүгенге көнгә мәгълүмат кыры өлкәсендә эшләүчеләр саны 4705 кешене тәшкил итә. Агентлык җитәкчесе үзенең чыгышын интернет ресурсларның өстенлек итүе, әлеге өлкәнең тиз үсүе һәм боларны киләчәктә, әлбәттә, истә тотып эшләү кирәклеге турындагы мәгълүмат белән тәмамлады.
ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова җыелганнарны, тулы итеп, журналистлар тормышы белән таныштырды. Татарстан журналистлары съездына әзерлек, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең җәмгыятьтәге роле, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары, гонорар мәсьәләсе, журналистлар хезмәтен югары бәяләү өчен махсус Дәүләт бүләген булдыру һәм көн кадагындагы башка мәсьәләләрне күтәрде.
"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев хезмәттәшләренә үзе җитәкләгән оешмадагы хәлләр турында сөйләде. 2011 елда "Татмедиа" ААҖ урнашкан төп бинада төзәтү эшләренең барышына, җәмгыятькә керә торган матбугат чараларына да тукталды ул. Шул ук вакытта 2012 елга планнары белән дә уртаклашты.
Аннан соң чыгыш ясаучылар республикада һәм аннан читтә татар телендә чыга торган гаммәви мәгълүмат чараларын үстерү турында фикер алыштылар. Алар турында Әстерханнан килгән "Идел" газетасы мөхәррире Нәфисә Хәмидуллина мисаллар китереп сөйләде.
Киңәшмә эшенә йомгакны ТР Президенты Р.Миңнеханов ясады. Үзенең чыгышында ул басма һәм электрон матбугат чараларының бер-берсен тулыландыруына, киләчәктә басма мәгълүмат чараларының бетмәячәгенә, башка илләрнең әлеге этапны инде узуларына тукталды.
Илбашын журналистларның һөнәри осталыгы мәсьәләсе аеруча борчый булып чыкты. Халыкка мәгълүмат җиткергәндә моның бик әһәмиятле икәнлеген әйтте Президент. Аннан соң төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларны җентекләп тикшергәч һәм анализлагач кына хакыйкатьне ачыклап булуын да җиткерде.
Федераль үзәк тарафыннан Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен татар теле даирәсен, гореф-гадәтләребезне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылмавына ачынуын белдерде. Шуңа карамастан, татар телен саклау һәм үстерү өчен республикада яңадан-яңа программалар булдыру максатын да куйды. Татарстан, аерым алганда, Казан белән кызыксынучыларның чит илләрдә күп булуын, 2013 елгы җәйге Универсиададан соң тагын да артачагын белдерде. Әлеге эштә, әлбәттә, республикадагы һәм аннан читтә эшләүче журналистларның үзләреннән зур өлеш кертәчәгенә ышаныч баглады. Ахырдан Р.Миңнеханов эшләрендә югары үрләр яулаган журналистларга бүләкләр тапшырды /рәсемдә/.
Очрашуда тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә ачыклык кертелде: хакимияттән һәм аның эшеннән риза булмаучылар белән сөйләшүләр алып бару кирәклеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа