Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Рөстәм Миңнеханов «Хакимият индексы»ында төбәк җитәкчеләре өчлегенә керде

Рейтингны «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ноябрь аенда «Давыдов. Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән «Хакимият индексы» рейтингында Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында өченче урынны алды.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты рейтингта катнашучылар саны буенча бәяләнә торган 615 млн административ берәмлек белән исемлектә үз позициясен саклаган – ул сентябрьдә дә, октябрьдә дә өченче булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

Миңнехановны беренче урында 1 млрд 50 млн административ берәмлек урнашкан Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм 695 млн административ берәмлек белән икенче урында булган Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров узган.

Моннан тыш, эчке сәясәтнең төбәк кураторлары арасында ил буенча өченче урынны 5,2 млн административ берәмлек белән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев алды. Ул позицияне сентябрь аеннан тота.

Эчке сәясәт кураторлары арасында беренче булып Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев (14, 2 млн) булды, ә икенче урында - Санкт-Петербург Губернаторы Аппараты җитәкчесе Любовь Совершаева (13 млннан артык административ берәмлек).

Рейтингны «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән.

Аны төзегәндә «персонаның һөнәри репутациясе, аның аппарат-лоббист потенциалы, кураторлык өлкәсенең әһәмияте, яше, зур уңышлар һәм/яки уңышсызлыклар» кебек критерийлар исәпкә алынды, дип билгеләп үтә төзүчеләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197225/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса