Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Рәсми бит

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе карары Бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советына өстәмә рәвештә депутат сайлау көнен билгеләү турында Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып узган VIII сессиясенең бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советы депутаты М.Ф.Хәлиуллинның...

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе карары

Бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советына өстәмә рәвештә депутат сайлау көнен билгеләү турында
Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып узган VIII сессиясенең бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советы депутаты М.Ф.Хәлиуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы 7 нче номерлы карарын тикшергәннән соң һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 123 нче маддәсенә туры китереп, Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе карар бирде:

1. Бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советына өстәмә рәвештә депутат сайлау көнен 2012 елның 14 октябренә билгеләргә.
2. Әлеге карарны "Бугульминская газета" һәм "Бөгелмә авазы" газеталарында бастырып чыгарырга.
М.С.КАШАПОВ,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
А.Г.САЛИХОВА,
территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе.


Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе карары

Бер мандатлы 1 нче һәм 7 нче сайлау округлары буенча Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" һәм бер мандатлы 4 нче сайлау округы буенча Бөгелмә муниципаль районы "Кече Бөгелмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре Советларына өстәмә рәвештә депутатлар сайлау көнен билгеләү турында
"Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 3 маенда булып узган XVII сессиясенең бер мандатлы 1 нче сайлау округы депутаты Э.М.Гәрәевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы 1 нче карарын; "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 3 маенда булып узган XVII сессиясенең бер мандатлы 7 нче сайлау округы депутаты С.А.Мартыновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы 1 нче карарын; "Кече Бөгелмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 13 июлендә булып узган XVII сессиясенең бер мандатлы 4 нче сайлау округы депутаты М.В.Конковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы 1 нче карарын тикшергәннән соң һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 123 нче маддәсенә туры китереп, Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе карар бирде:
1. Бер мандатлы 1 нче һәм 7 нче сайлау округлары буенча Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" һәм бер мандатлы 4 нче сайлау округы буенча Бөгелмә муниципаль районы "Кече Бөгелмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре Советларына өстәмә рәвештә депутатлар сайлау көнен 2012 елның 14 октябренә билгеләргә.
2. Әлеге карарны "Бугульминская газета" һәм "Бөгелмә авазы" газеталарында бастырып чыгарырга.
Ф.Ю.ГАТИН,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
А.Ф.РӘХМӘТУЛЛИНА,
территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе.


Бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү һәм теркәү турында Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе хәбәре

Үз-үзен тәкъдим итүчеләр, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, сайлаучылар игътибарына

2002 елның 12 июне көнне чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында"гы № 67-ФЗ Федераль Законына һәм Татарстан Республикасының 2007 елның 7 маенда чыккан Сайлау кодексына туры китереп, Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы 5 нче "Западный" сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү һәм теркәү эшенә керешә.

Документлар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясендә 10нан 15 сәгатькә кадәр кабул ителә: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 312 нче бүлмә (тел.: 4-22-60).

Бер мандатлы 1 нче һәм 7 нче сайлау округлары буенча Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" һәм бер мандатлы 4 нче сайлау округы буенча Бөгелмә муниципаль районы "Кече Бөгелмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре Советларына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү һәм теркәү турында Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәре

Үз-үзен тәкъдим итүчеләр, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, сайлаучылар игътибарына

2002 елның 12 июне көнне чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында"гы № 67-ФЗ Федераль Законына һәм Татарстан Республикасының 2007 елның 7 маенда чыккан Сайлау кодексына туры китереп, Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы 1 нче һәм 7 нче сайлау округлары буенча "Восточный авыл җирлеге" һәм бер мандатлы
4 нче сайлау округы буенча "Кече Бөгелмә авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре Советларына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү һәм теркәү эшенә керешә.

Документлар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясендә 10нан 15 сәгатькә кадәр кабул ителә: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 106 нчы бүлмә (тел.: 4-45-54).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса