Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза.
Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча курслар узачак.
"Балаларга кеше психологиясен, яшүсмер чорын, беренче мәхәббәт гел яхшы тәмамлана алмавын, 13-14 яшьтә бала табарга ярамавын белергә кирәк. Бу әйберләрне белү зарур, әмма, кызганычка каршы, күпләр аны белми", - дигән ул.
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә укучыларның 40 проценты арасында мәктәп дезадаптациясе, 70 процентында психик тайпылыш теркәлгән.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.