Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Социаль приютта "Сезгә рәхмәт әйтәбез, ветераннар" дигән баш астында бер ай дәвам итәчәк чара башланып китте. "Ялкын"да тәрбияләнүчеләр үзләре шефлыкка алган ветераннар янында кунакта булдылар, аларга бер ай алдан әзерләп куйган котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Приют территориясендәге бакчада балалар, ветераннар хөрмәтенә атап, чия, карлыган куаклары утырттылар. "Виталий", "Камил", "Иван" исемнәре...

Шушы ук чара кысаларында балалар Сугышлы авылындагы музейда да булып кайттылар. 9 Май көнне исә ялкыннар урамда бәйрәмгә килгән Бөгелмә халкына үз куллары белән ясаган стикерлар тараттылар, шул рәвешле Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган меңләгән ватандашларыбызны ихтирам белән искә алдылар.

"Хәзерге заманда дистәләгән-йөзләгән фәнни хезмәткәрләр, психологлар, педагоглар үсеп килүче яшь буынга "идеаль" тәрбия бирү формуласын "иҗат итәләр". Ә бит андый тәрбиянең сере катлаулы түгел: һәр бала кечкенәдән үк гражданлык җаваплылыгының ни икәнен белеп үссен, аңа хокукый үзаң, рухият һәм мәдәният, мөстәкыйльлек төшенчәләре яңгыравык сүзләр булып түгел, ә тормыш чынбарлыгы булып сеңәргә тиеш", - ди "Ялкын" социаль приюты директоры Ольга Плеханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса