Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Республиканың иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәрен билгеләделәр

Бөгелмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе полиция өлкән лейтенанты Иван Морозов республикакүләм һөнәри осталык конкурсында мактаулы II урын алды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсендә узган бүләкләү тантанасында төрле шәһәр һәм районнардан дәүләт автоинспекциясенең 14 хезмәткәре катнашты. Финалга чыгучылар зонаара тур нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Сынау вакытында...

Бөгелмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе полиция өлкән лейтенанты Иван Морозов республикакүләм һөнәри осталык конкурсында мактаулы II урын алды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсендә узган бүләкләү тантанасында төрле шәһәр һәм районнардан дәүләт автоинспекциясенең 14 хезмәткәре катнашты. Финалга чыгучылар зонаара тур нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
Сынау вакытында конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, вакытка төрле катлаулы маневрлар ясап, патруль автомобилен виртуозларча идарә итү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук хокукый, медицина һәм гомуми физик әзерлектә, юл хәрәкәтен көйләү күнекмәләрендә, көрәшнең сугышчан алымнарын белү дәрәҗәсендә дә көч сынаштылар.
Мактаулы I урынны һәм "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең иң яхшы хезмәткәре" дигән дәрәҗәле исемне Чаллы шәһәреннән полиция капитаны Илвир Миңнеханов алды. II урын Бөгелмә муниципаль районы ЮХИДИ теркәү -имтихан бүлекчәсе дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Иван Морозовта. III урынны ТР ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Роберт Кривоногов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса