Путин май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим итте
Россия Президенты Владимир Путин 2012 елгы май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим итте. Ул бу хакта РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы утырыш барышында әйткән, дип хәбәр итә ТАСС. Ил башлыгы шул ук вакытта карарга кермәгән категориядәге бюджетникларның хезмәт хакын арттырганда, инфляцияне һәм федераль, төбәк бюджетларының мөмкинлеген исәпкә алырга...
Россия Президенты Владимир Путин 2012 елгы май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим итте. Ул бу хакта РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы утырыш барышында әйткән, дип хәбәр итә ТАСС.
Ил башлыгы шул ук вакытта карарга кермәгән категориядәге бюджетникларның хезмәт хакын арттырганда, инфляцияне һәм федераль, төбәк бюджетларының мөмкинлеген исәпкә алырга кушты.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә киләсе елның бюджетын эшләгән арада тиешле вариантларны һәм тәкъдимнәрне кертергә боерды.
Путин шулай ук май карарларында куелган максатлар 2018 елга ирешелергә тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, әлегә "тәкъдим ителгән йөкләмәләр үтәлә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа