13 июль көнне Кремльдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Президент каршындагы Советның беренче утырышы булып узды. Владимир Путин һәртөрле кәгазь боткасы белән халыкның башын картырмаска кушты һәм проект тормышка ашырыла икән, халыкка аның нәтиҗәсе күренергә тиеш дигән таләп куйды, ягъни сәламәтлек саклау өлкәсендә нәрсәдер эшләнә икән, ул поликлиникаларда чиратларның...
13 июль көнне Кремльдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Президент каршындагы Советның беренче утырышы булып узды. Владимир Путин һәртөрле кәгазь боткасы белән халыкның башын картырмаска кушты һәм проект тормышка ашырыла икән, халыкка аның нәтиҗәсе күренергә тиеш дигән таләп куйды, ягъни сәламәтлек саклау өлкәсендә нәрсәдер эшләнә икән, ул поликлиникаларда чиратларның кимүе булып кайтаваз бирергә тиеш.
Утырышның стенограммасын укыганда, бер нәрсәне төшенәсең: Путин галиҗәнаплары илдәге вәзгыятькә дөрес бәя бирә, ситуациянең ике меңенче елларның башындагыдан күпкә катлаулырак икәнен аңлый, чөнки тарих Россиягә үсеш өчен соңгы шансны бирә һәм вакытны бик кыска куя. Моңарчы да илдә өстенлекле проектлар кабул ителгән, технологик үсеш һәм модернизация турында игълан ителгән, әле кайчан гына: "Россия алга!" дигән шигарь тантаналы һәм мәгърур яңгырый иде. 2014 ел диварына бәрелеп, башкарылган бик күп эшләр чәлпәрәмә килде: халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәйде, модернизация проектларының байтагы сабын куыгы кебек пылт итеп шиңделәр, илнең катастрофик рәвештә импортка бәйле икәнлеге ачыкланды.
Ил алдында торган бурычларны идарәче элита һәрвакыттагыча дөрес билгели: кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрлек өчен уңай мохит тудырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерергә, югары технологик товарлар экспортын арттырырга. Тик бу бурычлар инде йөз дә беренче тапкыр куела, йөк кенә һаман да урыныннан кузгалмый.
Моның төп сәбәбе бюрократик җитәкчелекнең пошмаслыгында, хәрәкәт итү өчен артык авыр гәүдәле булуында икәнлеген аңлаган Путин хәзрәтләре проектларны тормышка ашырырга тиешле идарәчеләрнең шәхси җаваплылыгына кат-кат басым ясый: "Моны документларга теркәвегезне үтенәм", - дип өзгәләнә. Ихтимал, калын тиреле элитаны нәрсәдер эшләргә этәрү өчен персональ җаваплылыкны кәгазьгә теркәп кую гына да җитми торгандыр. Эш эшләнмәгән очракта башларның очачагын, моның өчен президентның сәяси ихтыяры җитәчәген кул астындагылар яхшы аңларга тиеш. Бу вәзгыятьтә Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинның Байбаковка кыска срокларда Татарстанда нефть табарга дип биргән әмере турындагы анекдот искә төшә. Куелган бурычның үтәрлек түгеллеген әйткән Байбаков алдына большевизм юлбашчысы бер генә дилемма куя: "Нефть булса, Байбаков та бар; нефть юк икән, Байбаков та юк", - ди ...һәм озак та үтми Татарстанда нефть фонтаны бәрә. Карарларның тормышка ашырылуы юлындагы бюрократик киртәләрне алып ташлау өчен югары җитәкчелеккә хәлиткеч адымнар ясарга туры киләчәк, ул адымнар юк икән, алгарыш та юк, кискен ыргылыш урынына бер урында сикергәннән соң күлләвеккә сузылып ятарлык итеп егылу гына булачак.
Алгарыш юлындагы киртәләрне алып ташлау өчен кайчак күп тә кирәкми. Чамасыз үзәкләштерүне, һәрбер адым өчен югарыдагы кабинеттан рөхсәт сорау ихтыяҗын гына бетерергә кирәк. Бу юлларның авторы үткән ел өч фазалы электр челтәренә тоташырга кирәк булгач, алда калкып чыккан бюрократик киртәләрне күреп, бездә технологик үсеш була алмаячагына төшенгән иде.
Багана башыннан лапастагы тегермәнгә өч фазалы чыбык сузу өчен (бу яхшы остага бер-ике сәгатьлек эш) бер кочак документның күчермәсен эшләтергә, аларны район энергетикларының җитәкчесенә тапшырырга, шуннан соң Казанга киткән документларның рөхсәт белән әйләнеп кайтуларын өч ай (!!!) көтәргә кирәк икәнен белгәч, мин үзем ясаткан тегермәнне стратегик объект ахры дип шикләндем. Ә нәрсәдер эшкәртүче мини-цех ачарга теләгән булсам? Бу очракта барлык карарларга кул куеп бетергәнче, мин сатып алган технологик җиһазлар мораль яктан искермәсме? Шулай булгач ниндидер бизнес ачу өчен башыңа тай типкән романтик булырга кирәк икәне үзеннән-үзе аңлашылып тормыймы?
Ә бит мәсьәләнең чишелеше гади генә: урыннардагы җитәкчеләргә карар кабул итү мөмкинлеге бирергә. Һәм без күрер идек: югарыдагы бик күп кабинетлар ияләре кирәксез булу сәбәпле бушап калачак, бюджет та отачак, бушаган финанс чараларын яңа модернизация проектларына юнәлтү мөмкинлеге дә туачак.
Стратегик үсешкә старт бирергә тиешле Совет утырышында Путин да нәкъ менә шулар өчен борчыла инде, бюрократия һәр талпынышны гадәттәгечә тоткарлап калмасмы дип шикләнә. Президент шикләре бик тә урынлы.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ.
Ватаным Татарстан